news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Праймериз – хакимияткә кандидатларның халык алдында имтиханы ул

ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашты.

Марат Әхмәтов: Праймериз – хакимияткә кандидатларның халык алдында имтиханы ул
Михаил Захаров

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Праймериз – анда катнашучылар халык алдында тапшыра торган чираттагы имтихан ул. Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казанның 116нчы лицеенда оештырылган участокта «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашканнан соң шундый фикерен әйтте.

«Бүген хакимиятнең барлык структуралары да чираттагы сынау уза, халык алдында имтихан тапшыра. Без мондый сынауларны күп тапкырлар үттек. Бүген дә аны уңышлы узарбыз дип өметләнәм», - диде ул.

Спикер журналистларга шулай ук участокка нинди кәеф белән килүе хакында да сөйләде. «Кәеф начар түгел. Май аендагы эссе көннәрдән соң күңелдә курку хисе бар иде, әмма күптән түгел яңгырлар явып узды. Яхшы икмәкле ел булыр дип өметләнәм», - диде Марат Әхмәтов. 

  • Бүген барлыгы 460 участок оештырылды, аларда участок комиссияләренең 1909 әгъзасы эшли. Һәр сайлаучы бюллетеньдә күрсәтелгән берьюлы берничә кандидатка тавыш бирә ала. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге праймеризында 222 кандидат катнаша, аларның һәр дүртенчесе партия әгъзасы түгел.
  • Кандидатлар сайлаучылар белән 400дән артык очрашу үткәрде, эш шул исәптән яңа форматта дискуссион һәм стратегик сессияләрдә дә барды. Шулай ук дебатлар үткәрү өчен 200 мәйданчык оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100