Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов Питрәч районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты
Питрәч районында бөртеклеләрнең мәйданы 28 мең гектарга якын, 7 мең гектар җирдә техник культуралар чәчелгән.

(Питрәч, 25 август ,"Татар-информ", "Алга"). Татарстан Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Питрәч районында булды. Эш сәфәрендә министр районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кырларын карады, урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Министр Татар Казысы авылы янындагы кырда район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Очрашу барышында район башлыгы Илһам Кашапов министрга урып-җыю эшләренең барышы турында мәгълүмат бирде.
Питрәч районында бөртеклеләрнең мәйданы 28 мең гектарга якын, 7 мең гектар җирдә техник культуралар чәчелгән. Бүгенге көнгә бөртеклеләр 49 процент мәйданда җыеп алынган. 33 мең тоннадан артык ашлык суктырылган, гектардан уртача уңыш чыгышы - 24,5 центнер.
Район аграрийлары бөртеклеләрне урып-җыю тәмамланганнан соң ук техник культураларны җыюга керешергә планлаштыралар. Урып-җыю белән бер үк вакытта 2020 ел уңышы өчен уҗым культуралары чәчү алып барыла.
Районда уҗым культуралары өчен пландагы чәчү мәйданы 8,8 мең гектар тәшкил итә, районның сигез хуҗалыгында уҗымнарны чәчүгә керештеләр инде, кырларда 9 агрегат эшли, шул исәптән чәчү комплекслары да. Бөртекле культуралардан бушаган басуларда туфракны төп эшкәртү бара. Бүгенге көндә планлаштырылган мәйданнарның 13 проценты эшкәртелгән, 12 берәмлек техника эшли.
Марат Әхмәтов яңа гына суктырып алынган ашлыкның сыйфатын басуда ук бәяләде. Соңгы араларда көннәрнең яхшы торуы дымлылыкка уңай йогынты ясады.
"Хәзер һәр көн алтынга тиң" - диде ул, аграрийларга кояшлы көннәр һәм урып-җыю кампаниясенең уңышлы тәмамлануын теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз