news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов: Милли мәгариф оешмаларының техник җиһазланышын яхшырту кирәк

«Укучыларга бирә торган белем, тәрбия процессында үтемлерәк чаралар куллану турында сүз бара», — диде Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе.

Марат Әхмәтов: Милли мәгариф оешмаларының техник җиһазланышын яхшырту кирәк
Михаил Захаров

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан районнарында милли мәгариф оешмаларының техник җиһазланышын яхшырту мәсьәләсе тора. Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов журналистларга шул хакта әйтте.

«Районнарда күп кенә милли мәгариф учреждениеләренең техник җиһазланышы түбән. Ул проект буенча иганәчеләрне дә эзләргә кирәк, Президент ни дәрәҗәдә ярдәм итә алыр… Укучыларга бирә торган белем, тәрбия процессында үтемлерәк чаралар куллану турында сүз бара», — диде.

«Федераль законнарга күпме генә мөрәҗәгать итсәк тә, ул кадәр егылып китеп, безнең сүзне ишетүчеләр табылмады. Гамәлдәге кануннар кысаларында үзебездәге чаралар белән эшләргә кирәк», — дип белдерде Марат Әхмәтов.

Ул, шулай ук, туган телләрдә белем бирүче оешмалар арасында җиңүчеләр санын арттыру кирәк, дип саный. «Киләсе ел Туган телләр елы булуын исәпкә алып, эш колачын киңәйтергә кирәк», — диде.

«Укытучы һөнәре ул — административ ресурслар белән эшли торган һөнәр түгел, ул синең яшәү рәвеше, тормыш фәлсәфәң булырга тиеш. Көннән көн кызыксынып эшләргә кирәк», — дип киңәш бирде Марат Әхмәтов.

Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, 2020-2021 уку елында татар телендә белем һәм тәрбия бирүче 759 балалар бакчасы һәм 657 мәктәп, этномәдәни юнәлештәге 70 балалар бакчасы һәм 132 мәктәп эшләп килә. Республикада якшәмбе мәктәбенең 42 бүлегендә 23 милләтнең теле, тарихы өйрәнелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot