Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов: Мәчетләр - халыкка кирәкле һәм әһәмиятле тәрбия урыннары
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары авыл имамнары белән эшләүне көчәйтергә кирәклегенә басым ясады.
(Арча, 12 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов дини тәрбияне, рухи кыйммәтләрне, телне саклауда мәчетләрнең халык өчен кирәкле һәм әһәмиятле урын икәнен әйтте.
Марат Әхмәтовның мәчетләргә карата фикере Арча мәдәният сараенда узган 11 район җитәкчелеге белән очрашу вакытында яңгырады.
«Районнардагы мәчетләр эшчәнлегенә игътибарны арттырсагыз иде. Билгеле, берәү дә мулла булып тумый. Район хакимиятеннән дә, Диния нәзарәтеннән дә имамнарның осталыгын арттыру ниятеннән укыту эшчәнлеген алып баруларын сорыйм. Вәгазьне дә халыкка үтемле итеп җиткерә алу кирәк», — диде Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе.
Марат Әхмәтов авыл имамнары белән эшләүне көчәйтергә кирәклегенә басым ясады. Ул тәҗрибә уртаклашу өчен имамнарга ешрак очрашулар уздырырга киңәш бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз