news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Кукмараның көндәшлеккә сәләтле район булуын әйтте

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Кукмарада өченче чакырылыш район Советы утырышында катнашты.

Марат Әхмәтов Кукмараның көндәшлеккә сәләтле район булуын әйтте
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 18 февраль, Татар-информ", "Хезмәт даны", Гөлгенә Шәрипова). Агымдагы ел республикабызда эшче һөнәрләр елы, ә районда эшмәкәрлек елы дип игълан ителде. Район башлыгы Сергей Димитриев узган ел башкарылган эшләр турында хисап ясаганда бу юнәлешләргә аеруча киң тукталды. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

Районда эшмәкәрлекнең төрле юнәлешләре урын алган. Мисал өчен "Кукмара-Логистик" кооперативын алсак, ул эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләрнең зур булуы, дәүләттән ярдәм күрсәтелүе турында сөйли. Яшелчә үстерү һәм аны сатуга хәзерләү белән шөгыльләнүче кооператив дәүләт программасы нигезендә бирелүче грант ярдәмендә дүрт тонна сыешлы яшелчәсаклагычка реконструкция ясады.

Булган җиһазлар елына 10 мең тонна яшелчә эшкәртергә мөмкинлек бирә. Бәрәңге, кишер, чөгендерне ул шәхси хуҗалыклардан да җыячак, шулай ук үзенә бирелгән 197 гектар мәйданда да игәчәк. Узган ел 100 гектарында яшелчәләр үстерелде инде. Кооператив Казан аграр университетының яшелчәчелек буенча югары квалификацияле белгечләре белән хезмәттәшлек итә.

Мәдәния йортының фойесында районда җитештерелгән товар һәм продукцияләрдән хәзерләнгән күргәзмәдә тәкъдим ителгән азык-төлек һәм сәнәгать эшләнмәләренең саны да елдан-ел арта бара. 

Марат Әхмәтов үз чыгышын күңелле мизгел белән башлап җибәрде. "Күпләр авыл тормышын авыр, бертөрле, күңелсез итеп күзаллый. Зарланучылар да күп. Ә менә Югары Чура егете, механизатор Василий Иванов Инстаграм челтәренә авыл хуҗалыгындагы авыр хезмәтне уен-көлке аша сәнгать дәрәҗәсендә чагылдырган видеоязмалар урнаштырып бара. Көндәлек гадәти эштән ямь таба белгәнең өчен рәхмәт", - дип, Василийга кул сәгате бүләк итте.

Районның эшчәнлегенә дә ул югары бәя бирде: "Район эшлеклелек, булганлык ягыннан республика күләмендә үрнәк булып тора. Сөтчелек тармагы буенча да сезгә тиңнәр юк".

Районның 2030 елга кадәр социаль-икътисадый Стратегиясендә дә һәр тармакта югарырак күрсәткечләргә ирешү бурычы куелган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100