news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Кукмара районында басу-кырларның торышы белән танышты

Министр эш сәфәрендә вертолетта район авыл хуҗалыгы мәйданнарын карап узды.

(Кукмара, 5 июнь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Бүген Кукмарага эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Ул вертолет белән басу-кырларны әйләнеп узды һәм аларның торышы белән танышты. Кунакны район башлыгы Сергей Димитриев озата йөрде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Аннан соң Марат Әхмәтов оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты, районда җитештерелгән продукцияләрдән оештырылган күргәзмә белән кызыксынды.

-Районның иген кырлары, мега фермалар югарыдан бик матур күренеп тора, - диде ул очрашуга килүчеләрне сәламләп. – Чәчү кампаниясен уңышлы гына башкарып чыктык. Шифалы яңгырлар да явып үтсә, басулар яшәреп, үсемлекләр күтәрелеп китәр иде. Хәзер төп эш - җитәрлек күләмдә терлек азыгы туплау. Бу сезнең кебек малларны күпләп асраучы районнар алдына тагын да зур бурыч куя.

Министр шулай ук районда авыл хуҗалыгына кагылышлы республика, федераль программаларның үтәлеше белән дә кызыксынды, хуҗалык җитәкчеләрен борчыган сорауларга җаваплар бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100