news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Кукмара авыл хуҗалыгы кулланучыларының эшчәнлеге белән танышты

Ул "Кукмара Логистик" һәм "Кукмара РайПО" кооперативларында булды.

(Кукмара, 31 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Гөлгенә Шәрипова). Бүген Кукмарада Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Ул райондагы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының эшчәнлеге белән танышты. Шуларның берсе – "Кукмара Логистик" кооперациясе яшелчәләр үстерү һәм аларны эшкәртеп, сатуга чыгару белән шөгыльләнә.

Бүген алар 300 тонна сыешлы яшелчә саклагыч төзеп, аңа җиһазлар урнаштыру белән шөгыльләнәләр. Ә элеккеге базаларында бәрәңге, кишер һәм башка яшелчәләрне эшкәртү бара. Әлеге кооперативның елына 10 мең тонна продукция эшкәртеп сату мөмкинлеге бар.

"Кукмара РайПО" кооперативы исә җиләк-җимеш, яшелчәләр эшкәртү, аларны өшетеп саклау белән шөгыльләнә. Кунаклар оешманың консервлау, лимонад ясау, икмәк пешерү цехларында булдылар, эшкәртү процессы һәм әзер продукциянең сакланышы белән таныштылар.

"Районда хәзерләү эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләрнең киләчәге өметле дип саныйм. Дәүләт ярдәменнән файдаланып, грантлар отып, алар производствоны җайга салганнар", - диде Марат Әхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100