Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов: Казанга дәрәҗәле, зәвыклы итеп эшләнгән Китап йорты кирәк
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары бу мәсьәлә буенча Татарстан Президентына мөрәҗәгать әзерләнәчәген әйтте.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанга дәрәҗәле, зәвыклы итеп эшләнгән Китап йорты кирәк. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Татар-информ» хәбәрчесе соравына җавап биреп, шул хакта әйтте.
Бүген «Татмедиа», «Татар-информ», типография, редакцияләр эше белән якыннанрак танышу барышында, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев китап йортын булдыру мәсьәләсен күтәрде.
«Бауман урамында китап йорты ябылды да, хәзер безнең Татар китабы йорты юк. Менә бу күршедәге архив бинасы бушагач, Президенттан безгә калдырырга сорамакчы булабыз. Астагы ике катында китап йорты ясасак, өстәге катында Татар китап нәшрияты утырыр иде дип уйлыйбыз. Татар китап нәшриятын күчерү ихтыяҗы бар, чөнки урын әз, икенчедән, алар аренда түли», — диде Айдар Сәлимгәрәев.
Аның фикерен «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та куәтләде. «Татар халкы өчен китапка пропаганда ясаучы бер йорт булырга тиеш инде. Дәрәҗәле китап кибете кирәк», — диде.
«Президентка дәлилләр белән җиткерергә кирәк, минем уйлавымча, каршы килмәс», — дип хуплады Марат Әхмәтов.
«Казанга дәрәҗәле, зәвыклы итеп эшләнгән Китап йорты кирәк. Бик күп төрле ихтыяҗларны канәгатьләндергән әдәби материаллар тупланган проект булырга тиеш. Бу уңайдан Президентыбызга мәгълүмат, мөрәҗәгать әзерләргә җыенабыз», — дип белдерде Марат Әхмәтов «Татмедиа»га килүенә нәтиҗә ясап.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз