news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумында укытуны югары бәяләде

Мәктәпләрдә, бакчаларда балаларга кул эшләнмәләре ясарга өйрәтүче, һөнәрче эшмәкәр, тегүче, дизайнер, зәркән остасы, рәссам булып эшләргә теләүчеләр әлеге техникумда һөнәри белем алырга мөмкин.

Марат Әхмәтов Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумында укытуны югары бәяләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумында укытуны югары бәяләде.

Бүген Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе буларак сәнгать һөнәрчеләре әзерләүче техникумның эшчәнлеге белән танышты.

«Әле минем биредә беренче булуым. Мин бик гаҗәпләндем. Тел үзе генә яши алмый. Ул мәдәният, милли традицияләр, гореф-гадәтләр белән үрелеп барырга тиеш. Биредә мин шуларның бергә кушылган матур эчтәлеген күрдем. Материаль базалары яхшы, укытучылар коллективы әйбәт. Җитәкче таләпчән һәм эшне алга тарта торганнардан», — диде Марат Әхмәтов техникум белән танышканнан соң.

Марат Әхмәтов биредә әзерләнә торган белгечләргә ихтыяҗ барлыгын әйтте.

«Тормыш икмәк белән сөттән генә тормый. Кеше ихтыяҗының рухи нечкәлекләре дә бар. Кемдер рәсемгә, дизайнга, кул эшләнмәләренә тартыла. Кеше мәнфәгатьләренә туры килә торган һәм киләчәктә кирәк булган белгечләр әзерлиләр», — диде ул.

Мәктәпләрдә, бакчаларда балаларга кул эшләнмәләре ясарга өйрәтүче, һөнәрче эшмәкәр, тегүче, дизайнер, зәркән остасы, рәссам булып эшләргә теләүчеләр әлеге техникумда һөнәри белем алырга, квалификация күтәрергә мөмкин.



Галерея: Марат Әхмәтовның Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумына эш сәфәре
news_right_1
news_right_2
news_bot