news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Казан аграр университеты студентлары белән очрашты

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы авыл хуҗалыгы тармагын кадрлар белән тәэмин итү темасына кагылды

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казан дәүләт аграр университеты студентлары белән очрашты. Ул авыл хуҗалыгы тармагын кадрлар белән тәэмин итү темасына да кагылды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Очрашуда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР Идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, "Россельхозцентр" ФДУның ТР филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев, "Татмелиорация" Траст компаниясе" ААҖ генераль директоры Әнвәр Залаков, Татарстан фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров һ.б.лар катнашты.

Марат Әхмәтов студентларга республиканың авыл хуҗалыгы тармагындагы хәлләр торышы һәм ТР агросәнәгате каршындагы бурычлар хакында сөйләде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгыавыл хуҗалыгы тармагын кадрлар белән тәэмин итү темасына да кагылды.

Иң кискен мәсьәләләрнең берсе - яшь белгечләрне авылда калдыру. Агымдагы елда авыл хуҗалыгы өчен кадрларны максатчан әзерләү механизмы эшли башлый, студент махсус килешү нигезендә авыл хуҗалыгы предприятиесе стипендиаты була, ул аңа уку дәверендә ай саен ким дигәндә 10 мең сум акча түли. Диплом алганнан соң, студент әлеге хуҗалыкта өч ел эшләргә тиеш була.   Әлеге стипендиягә максатчан укуга җибәрелгән һәм вузга укырга кергән авыл мәктәпләрен тәмамлаучылар, аграр профильле белем бирү программалары буенча көндезге бүлектә укучы 2 һәм 3 нче курс студентлары дәгъва итә ала.

"Уңыш - үз хезмәткәрләрен лаеклы бәяләгән җирдә", - дип ассызыклады министр.

Очрашу азагында Марат Әхмәтов студентлар һәс вуз укытучыларының сорауларына җавап бирде. университет ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов мондый очрашулар студентлар өчен генә түгел, ә эш бирүчеләр өчен дә бик актуаль дип билгеләп үтте.        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100