news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Кама аша күпер булуга Мамадыш Сингапурга әвереләчәк

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Мамадыш аграрийларның уңышларын әйтеп үтте.

Марат Әхмәтов: Кама аша күпер булуга Мамадыш Сингапурга әвереләчәк
mamadysh.tatarstan.ru/

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Мамадышта муниципаль район Советының 35 нче утырышы узды. Җирле депутатлар утырышы алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашында узды. Бу турыда Мамадыш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мамадыш районының социаль-икътисади үсеш стратегиясеннән һәм аерым авыл җирлекләренең генераль планыннан башлап, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга кадәр күп нәрсә турында сөйләштеләр.

"Яңа инвестицияләр җәлеп итү өстендә дә эшләргә кирәк. Инвестицияләр - ул, барыннан да элек, яңа предприятиеләр һәм яңа эш урыннары. Белүемчә, берничә мең җирле халык районнан читтә эшләргә мәҗбүр. Ә бу яхшы түгел", диде Марат Әхмәтов депутатларга.

"Сезнең һәрберегез патриот булырга һәм җирле яшьләр һәм халык районда калсын өчен эшләргә тиеш. Нинди дә булса эре производстволарның барлыкка килүен көтеп тормыйча, кече авыллардан башларга кирәк. Бу авылларда зур булмаган предприятиеләр булса да, булачак", - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары  .

Марат Әхмәтов Мамадыш аграрийларның уңышларын әйтеп үтте.

"Урып-җыю нәтиҗәләре буенча район тарихында беренче тапкыр Мамадыш уңыш күрсәткечләре буенча лидерлыкка чыкты. Гомумән, районның мөмкинлекләре һәм перспективасы зур. Бик зур территориясе һәм уңайлы географик урыны бар - моннан файдаланырга кирәк. Менә Кама аша күпер салыначак, ул вакытта Мамадыш Сингапурга әвереләчәк", - дип нәтиҗә ясады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100