news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен карап йөрде

Татарстанда ТР агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре үстергән продукцияне сату сезоны башланды

  (Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә булды. Шулай итеп, Татарстанда ТР агросәнәгать комплексы хезмәктәрләре үстергән продукцияне сату сезоны башланды һәм ул кыш башланганчы дәвам итәчәк.

Мәгълүм булганча, бу сезонда авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәрнең 7 мәйданында уза, ә элек алар 6 гына иде. Хәзер шәһәр халкының Киров районында “Ягодная слобода” сәүдә үзәге каршындагы территориядә дә яшелчәләр сатып алу мөмкинлеге бар.

Бүген казанлыларга республика районнары вәкилләре, шулай ук “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖнең Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Эдельвейс-М” сөт продуктлары комбинаты” ЯАҖ, “Просто молоко” идарәче компаниясе” ҖЧҖ һәм ТР агроснәгать комплексының башка предприятиеләре бәрәңге, яшелчә, бал, сары май, сөт, йомырка, дару үләннәре һәм башка төр товарлар тәкъдим итте.
“Казан” агросәнәгать комплексы” ҖЧҖ территориясендә дә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сәүдә рәтләрен карады, сатып алучылар һәм товар җитештерүчеләр белән аралашты.
Аерым алганда, аның игътибарын Арча умартачылары балы җәлеп итте. Әмма сатучылар бу дәвәлау үзлегенә ия продуктны сату кыенлашуын – узган елгы бал да сатылмыйча калуын белдерде.
Югары Ослан товар җитештерүчеләре ярминкәгә берничә капчык алма алып килгән, ә калган уңышны җыеп алучы юк, алмагачлары җимешләре белән бергә кышны каршылый, дип белдерделәр. Министр бу мәсьәләне дә игътибарга алды.
Аграр ведомство җитәкчесе фикеренчә, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә кайбер товар бәяләрен төшерергә кирәк.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов журналистлар белән очрашуда, бүген авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны беренче тапкыр чит ил туклану продуктларын алмаштыру шартларында уза, җирле товар җитештерүчегә өстенлек бирелүенә игътибарны юнәлтте. Авыл хуҗалыгы продуциясе җитештерүчеләр тырышкан, алар Казанга бай ассортиментлы сыйфатлы товар алып килгән, дип саный министр.
Министр шулай ук, көз дәвамында республика шәһәрләрендә ярминкәләргә китереләчәк 40 төрле авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр алдан куелган, дип белдерде. Товар җитештерүчеләр министрлык билгеләгән бәядән сөт, бәрәңге, май һәм башка туклану продуктлары бәясен күтәрергә ярамый дигән күрсәтмә алды.
Ә балга килгәндә, бу мәсьәлә хәл ителәчәк, дип ышандырды М.Әхмәтов. Мисал өчен, Белгород хакимияте балны балаларның туклану рационына керткән. Һәр укучыга атнага бер тапкыр 30 грамм бал бирелә. “Әмма бу өстәмә бюджет чыгымнары белән бәйле”, - дип билгеләп үтте министр.
“Әгәр бюджеттан ярдәм ала алмасак, бу проблеманы башка юл белән хәл итәргә кирәк булачак. Агросәнәгать комплексына ярдәм итү программасы буенча бал җитештерүчеләр өчен субсидия күләмен билгелибез. Бу мәсьәләне хәл итүнең башка юллары да бар”, - дип белдерде министр.
Ә Югары Осландагы алма бакчасына килгәндә, республикада бу продукцияне саклау өчен махсус урыннар һәм суыткычлар юк, җиләк-җимешне эшкәртү өчен цехлар да юк, дип белдерде министр.
Аграр ведомство җитәкчесе ышандыруынча, бу мәсьәләне хәл итүгә махсус оештырылган эшче төркем керешкән. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән.
“Гомумән, бүген ярминкәләрдән канәгатьмен. Алар оештырылган төстә уза башлады һәм товарлар ассортименты да бай”, - диде ТР Преьер-министры урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100