news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: “Көчле корылык шартларында Татарстанда 4,7 миллион тонна ашлык җыеп алынды”

Министр бу күрсәткечне яхшы нәтиҗә дип саный

(Казан, 6 октябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Агымдагы ел һава торышы һәм авыл хуҗалыгы продукциясен сату шартлары буенча Татарстан игенчеләре өчен катлаулы булды. Бүген Казанда узган матбугат конференциясендә ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов әнә шул хакта хәбәр итте.
Корылык аркасында бөртекле һәм бөртекле–кузаклы культура чәчүлекләренең яртысы һәлак булды. Һава шартлары буенча быелгы ел 1998 һәм 1981 елларны хәтерләтте. 1998 елда Татарстанда 2 миллион тонна ашлык җыеп алынган иде. Быел исә республика игенчеләре 4,7 миллион тонна ашлык суктырды. Бу быелгы ел өчен яхшы күрсәткеч, дип саный министр. Мондый нәтиҗәгә соңгы 8 елда ТР агросәнәгать комплексы предприятиеләренең техник җиһазланышы яхшыра баруы хисабына ирешелде. Моннан тыш, республика игенчеләре агротехник чараларны төгәл үти башлады. Татарстан халкы быелгы катлаулы елда ашлык белән тулысынча тәэмин ителде, диде М.Әхмәтов.
Чагыштыру өчен министр күрше төбәкләрдә ашлыкның тулай җыемы буенча саннар китерде. Элеккеге елларда Татарстанның әлеге төбәкләр җитештергән күләмдә диярлек ашлык җыеп алуын ассызыклады. Мисал өчен, быел Самара өлкәсендә – 1 миллион тоннадан артык, Оренбург өлкәсендә – 2 миллион тоннадан кимрәк, Башкортстанда 2 миллион тоннадан күбрәк ашлык җыеп алынган. Россиядә урып–җыю кампаниясе әле тулысынча төгәлләнмәгән, ә инде 90 миллион тоннадан артык ашлык суктырылган. Быел ашлыкның тулай җыемы 95 миллион тонна тәшкил итәргә тиеш. Шул ук вакытта халык ихтыяҗлары өчен 35 миллион тоннадан артык ашлык кирәк. Аның калганы терлекчелек тармагына җибәреләчәк.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры, Ауропа, Төньяк Африка һәм башка төбәкләр ашлык белән тулысынча тәэмин ителгәнлектән, хәзерге вакытта ашлыкны читкә чыгаруда кыенлыклар килеп тууына игътибар юнәлтте.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100