news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Икмәк пешерү өчен азык-төлек ашлыгы әзерләү – иң беренчел бурыч

Ашлык тапшыруны кызыксындыру өчен министрлык тарафыннан субсидияләр килештерелгән.

Марат Әхмәтов: Икмәк пешерү өчен азык-төлек ашлыгы әзерләү – иң беренчел бурыч
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 июль, "Татар-информ"). Татарстанда икмәк пешерү өчен азык-төлек ашлыгы әзерләү – иң беренчел бурыч. Бу хакта Татарстан Премьер министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов икмәк кабул итү предприятиеләре белән узган эшче киңәшмәдә сөйләде. Министрлыкның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

«Уңышны сыйфатлы һәм вакытында җыеп алу – бу хуҗалыклар бурычы гына түгел, ә икмәк кабул итү предприятиеләренеке дә. Эре хуҗалыклардан гына түгел, ә фермерлардан да ашлык кабул итүнең, аны киптерүнең, чистартуның һәм әзерләүнең өзлексез һәм тиз эшләү механизмын тәэмин итәргә кирәк. Икмәк пешерү өчен азык-төлек ашлыгы әзерләү – иң беренчел бурыч», - диде министр Марат Әхмәтов. 

Ашлык тапшыруны кызыксындыру өчен министрлык тарафыннан субсидияләр килештерелгән. 1 тонна азык-төлек ашлыгы өчен 1,5 мең сум исәбеннән каралган. Республиканың икмәк кабул пунктлары һәм элеваторлары матди-техник базасының ашлык кабул итүгә әзерлеге турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов мәгълүмат бирде.

«Узган ел барысы 3,5 млн тоннадан артык тупланды, ә икмәк кабул итү предприятиеләрендә һәм элеваторларда еллык ашлык туплау күләме уртача 1,6 млн тонна тәшкил итә, ягъни - 70 процент, ә аларның саклау куәте 2,3 млн тоннага кадәр. Быел алга таба эшкәртү өчен ашлык сатып алуга ташламалы кредит бирелә, моннан файдаланып калырга кирәк», - диде Николай Титов.

230 гектарда көзге культураларның һәлак булуы аркасында быел күп авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре шактый мәйданны кабат чәчтеләр, урып-җыюга бодай һәм арышның 60 проценты калшан. "Безне бигрәк тә он җитештерү өчен арыш кытлыгы борчый. Россия Федерациясе буенча, 2010 ел белән чагыштырганда, тулаем бу культура 2 мәртәбә кимеде. Шундый ук хәл күрше төбәкләрдә дә", - диде Титов.

Моннан тыш, агымдагы елда интервенция фондыннан ашлык (арыш, бодай) запаслары тулысынча сатылган. "Республиканың эшкәртү предприятиеләренең азык-төлек арышына еллык ихтыяҗы 220 мең тоннадан артык, шул исәптән социаль икмәкләр җитештерүгә - 40 мең тоннага якын", - дип, борчу белдерде Николай Титов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100