Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов: Хезмәткәр дә, коллектив та үз эшенә нәтиҗәне һәм бәяне күрергә тиеш
«Республикабызда 1,5 меңнән артык милли мәгариф учреждениеләре арасында иң яхшы егерме оешма исемлегендә булу үзе бер дәрәҗә, киләчәктә тагын да зуррак максатлар куеп эшләргә сәбәп булсын», — диде Дәүләт Советы рәисе урынбасары.
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов фикеренчә, хезмәткәрме, коллективмы — үз эшенә нәтиҗәне, бәяне ишетергә тиеш. Шушы сүзләре белән ул туган телләрдә белем бирүче иң яхшы мәгариф оешмаларын бүләкләүнең әһәмиятен билгеләп узды.
«Милли мәгариф учреждениеләрен бүләкләү хәзер кабат гамәлдә. Республикабызда 1,5 меңнән артык милли мәгариф учреждениеләре арасында иң яхшы егерме оешма исемлегендә булу үзе бер дәрәҗә, киләчәктә тагын да зуррак максатлар куеп эшләргә сәбәп булсын. Сезнең үрнәкне күпләп таратырга кирәк. Безнең максат — тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешү», — дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов.
Ул бәйгедә йөзгә якын мәктәп һәм йөзләп балалар бакчасы катнашканын искәртте. «Бу исемлеккә керә алмаган башка мәктәпләр һәм балалар бакчаларын да игътибарсыз калдырмабыз, өстәмә кызыксындыру чаралары эзләрбез. Гаилә, балалар бакчасы, мәктәп — милләтебезнең нигез ташы. Балачакта алган туган телен һәм тәрбияне бернинди халык та үзгәртә алмас, дигән бит Ризаэтдин Фәхретдин», — диде.
Марат Әхмәтов белем бирү оешмалары җитәкчеләренә фидакарь хезмәт иткән өчен рәхмәтен җиткерде. «Сезнең эш тәҗрибәгез — бүгенге милли мәгариф челтәрендә җавап табып булмый торган сораулар булуга карамастан, шушы сорауларга үзе җавап. Шушы шартларда да, димәк, нәтиҗәләргә ирешеп эшләп була», — диде.
Туган телдә белем бирүче иң яхшы мәктәпләр һәм балалар бакчалары
Марат Әхмәтов үзенең укытучылар гаиләсеннән булуын искәртте. «Җәмгыять алдында укытучы һөнәренең җаваплылыгы һич тә кимегәне юк. Мәктәп укытучыдан укытучы ясамый, киресенчә, укытучы мәктәпне мәктәп итә дигән фикер белән килешәм мин», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз