news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Газеталарга язылу аз икән, димәк, я эшегез җитми, я сүзегез үтми

«Район матбугаты район тормышы белән танышып бару өчен бик кирәкле чара, халык белән район җитәкчелеге арасында арадашчы, ул киңәшче дә, тугры дус та», - диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Марат Әхмәтов: Газеталарга язылу аз икән, димәк, я эшегез җитми, я сүзегез үтми
Салават Камалетдинов

(Болгар, 30 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов район матбугаты җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте.

«Газеталарга язылу аз икән, димәк, я эшегез җитми, я сүзегез үтми», — диде ул Болгарда милли матбугат җитәкчеләре өчен семинарда.

Ул район газеталарында быел икенче яртыеллыкка язылу 116 мең экземпляр булуын, шуның 56 меңе, ягъни 48 проценты татар телендә булуын искәртте. 

«Эшне көчәйтергә кирәк. Басма матбугатка әһәмият кими дип кенә сылтап калдырмагыз. Укучыга күбрәк сенсация, классика кирәк булып, матур әхлакый үрнәкләр артык кызыксындырмаса да, кызыксындыру чараларын табарга кирәк. Язылу аз икән, димәк, я эшегез җитми, я сүзегез үтми», — диде Марат Әхмәтов. 

«Район матбугаты район тормышы белән танышып бару өчен бик кирәкле чара, халык белән район җитәкчелеге арасында арадашчы, ул киңәшче дә, тугры дус та. Район җирлегендә күбрәк тираж булдыру мөмкин әйбер», — диде Марат Әхмәтов һәм тырышыбрак эшләргә өндәде.

Ул бер генә мөрәҗәгатьнең дә Президент тарафыннан кире кагылмаганын искәртте. «Әфсен укып, бисмилла белән генә эшләп булмый, ул чыгымнар сорый, ләкин кеше күңеленә тирәнрәк керә торган, үтемлерәк проектлар көтәм сездән», — диде Әхмәтов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100