news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: “Фермерлык хәрәкәте дәүләт ярдәменнән башка үсә алмый”

Республикада 2500 дән артык фермер хуҗалыгы исәпләнә

(Казан, 28 октябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Фермерлык хәрәкәте дәүләт ярдәменнән башка үсә алмый. Республикада 2500 дән артык фермер хуҗалыгы исәпләнә. Бүген ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов “Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә журналистларга биргән интервьюсында әнә шул хакта хәбәр итте.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры фикеренчә, бүгенге көндә алар 90 нчы еллар башындагы фермерлар түгел инде. Алар – киләчәкләре булган, үз–үзләренә ышанган кешеләр. Кызганычка күрә, фермерларга федераль ярдәмнең зур өлеше җәлеп ителгән кредитларның процент ставкасын кире кайтару һәм тотылган чыгымнарны компенсацияләүгә исәпләнгән. Шунлыктан фермер хуҗалыкларына киң колачлы ярдәм берникадәр чикләнгән.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры кыскача гына фермерларны борчыган проблемаларга тукталды. Алар алдында ашлыкны сату проблемасы да килеп туды, чөнки авыл эшкуарлары терлекчелеккә түгел, ә игенчелеккә өстенлек бирә, дип хәбәр итте ул. Быел ит, аерым алганда, дуңгыз һәм кош ите җитештерү белән шөгыльләнүче фермерлар күп яктан отты – әлеге продукциягә базарда ихтыяҗ зур. Сөт җитештерүчеләр исә зыян күрде. М.Әхмәтов фикеренчә, фермерлар ашлыкның бәясе кайчан күтәрелер соң, дигән сорауга җавап ишетергә тели, әлбәттә. “Кызганыч ки, мин бу сорауга җавап бирә алмыйм”, – диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100