Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов: Фермер хуҗалыклары авыл тормышының нигезе булып тора
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татарстан фермерлык хәрәкәтенең 30 еллыгы белән тәбрикләде.
(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермер хуҗалыклары авыл тормышының нигезе булып торуын әйтте.
Татарстанда фермерлык хәрәкәтенең 30 еллыгы хөрмәтенә тантаналы чарада ул республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин исеменнән котлады.
«Язмышым шушы вакыйгага катыш. Авыл тулы бер фәлсәфә ул, үз фикерләве, үз мөнәсәбәте бар. Тотрыклы консерватизмы белән авыл дәүләт скелеты булып тора. Татарстанда барлык хакимият буыннарының игътибары зур», — диде Марат Әхмәтов.
Ул фермерлык хәрәкәте юлын Ауропа илләре тулы бер гасырлар узганын искәртте.
«Безнең кыю егетләр белән без аны 30 ел эчендә удык. Башта аңлашылмаучанлык, битарафлыктан башлап, дәүләт ярдәменә кадәр юл ул. Башында торган кешеләргә җиңел булмады. 90 еллар башында авыл хуҗалыгы предприятиеләре какшый башлады, терлекнең баш саны кимеде, эш хакы түләргә акча да юк иде. Татарстанның иң кыю егетләре язмышны үз кулына алды», — дип белдерде Марат Әхмәтов.
Ул Татарстан Президентының да фермерлык хәрәкәтенең зур ролен билгеләп узганын әйтте. «Минтимер Шәймиев тә, Рөстәм Миңнеханов та авыл тормышын бөтен күңеле белән аңлый», — диде.
«Без җиңел булмаса да, дөрес юл үттек, аңлашып, ярдәмләшеп эшләдек. Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар җитештерә икән, никадәр зур тырышлык дигән сүз», — дип белдерде Марат Әхмәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз