Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов: Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен олимпиада оештыру нияте бар
«Республиканың дәүләт телләре, мәдәнияте һәм тарихыннан олимпиада дәүләт хезмәтендә татар теленең кулланышын арттыруга йогынты ясар дип өметләнәбез», — диде Марат Әхмәтов.
(Казан, 22 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен олимпиада уздырылырга мөмкин. «Татарстан Президент аппараты белән берлектә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен республиканың дәүләт телләре, мәдәнияте һәм тарихыннан олимпиада оештыру нияте бар», — дип әйтте Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов комиссия утырышында.
«Бу чара дәүләт хезмәтендә татар теленең кулланышын арттыруга йогынты ясар дип өметләнәбез», — диде ул.
Ул узган елда комиссия тарафыннан шактый күп проект гамәлгә ашырылганын әйтте. «Комиссия ярдәме белән һәр муниципаль районда төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең халык белән аралашуда татар телендә сөйләм осталыгын үстерү буенча мастер-класслар уздырылды. Әдәби-музыкаль проектлар тормышка ашырылды. Теләгән һәрбер кеше өчен бушлай татар теле курслары оештырылды», — дип әйтте.
Марат Әхмәтов элмә такталарның татар телендә хаталы язылган очракларын ачыклау буенча үткәрелгән бәйгедә республика халкы актив катнашканын билгеләп узды. «Өч меңнән артык гариза кабул ителде һәм хаталар төзәтелде. Олы юл кырыйларында, район үзәкләрендә туган телләргә багышланган баннерлар урнаштырылды», — дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз