news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов әдәби конкурсны алга таба да уздырырга вәгъдә бирде

Ябык әдәби бәйгене йомгаклау тантанасы бүген – Халыкара туган тел көнендә - Татарстан Язучылар берлегендә узды.

Марат Әхмәтов әдәби конкурсны алга таба да уздырырга вәгъдә бирде
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов ябык әдәби конкурсны алга таба да уздырырга вәгъдә бирде.

«Бәйгегә 1500гә якын әсәр килү безнең рухи байлыгыбыз турында сөйли. Әлбәттә, бу бәйге дәвам итәргә тиеш. Мин аны дәвам иттерергә вәгъдә бирәм», - диде ул бәйгене йомгаклау тантанасында.

Бәйгене йомгаклау тантанасы бүген — Халыкара туган тел көнендә — Татарстан Язучылар берлегендә узды. Җиңүчеләрне котлау тантанасы әдәби-музыкаль кичә рәвешендә оештырылган иде. Кичәне Зөлфия Вәлиева белән Илдар Кыямов алып барды. Яшь җырчылар Илүсә Хуҗина һәм Рөстәм Насыйбуллин чыгыш ясады.

Җиңүчеләрне жюри рәисе Ркаил Зәйдулла һәм төрле жанрларда жюри әгъзалары булган Разил Вәлиев, Әлфәт Закирҗанов һәм Вакыйф Нуриев котлады.

Ркаил Зәйдулла татар әдәбиятында бөтен жанрларны колачлаган мондый масштаблы бәйгенең узганы булмавын ассызыклады. «Конкурска әсәрләрнең күп килүе язучыларның потенциалы турында сөйли. Димәк, әле бездә дары бетмәгән», — диде ул.

Бәйге җиңүчеләренә дипломнарны һәм сертификатларны Марат Әхмәтов белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тапшырды. Марат Әхмәтов язучыларны бер сафта булып телебез язмышы өчен көрәшергә чакырды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100