news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: "Чит ил һәм федераль инвесторларны активрак җәлеп итәргә кирәк"

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры 2014 елда республика агросәнәгать комплексы эшенә нәтиҗә ясады

 (Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2014 елда республика агросәнәгать комплексы эшенә нәтиҗә ясады. Ул республика икътисадының аграр секторына чит ил һәм федераль инвесторлар җәлеп итү зарурлыгын аерым билгеләп үтте.

М.Әхмәтов 2014 елны "уртача" дип таныды, ә алдагы елны корылыкка бәйле рәвештә, нульгә тиң дип атаган иде. Әмма аграр ведомство башлыгы: "Министрда үтәлгән бурыч хисе юк" дип белдерде.

Агросәнәгать комплексында күңелсезлекләрнең сәбәбе янә корылык булды, ул Татарстан өчен беренче очрак түгел, ә гадәти күренешкә әверелеп бара. ТР аномаль һава торышын биш ел буе кичерә, дип шәрехләде министр. Ул галимнәр сүзен мисал итеп китерде, алар нигезендә республика климаты Самара өлкәсе климатына тиң: әйтерсең лә Казан 600 чакрымга көньяккарак күчкән. Шуңа да авыл хуҗалыгы өчен начар булган дым җитмәү, корылык күзәтелә.

М.Әхмәтов билгеләп узганча, аз гына корылык тармак табышын 20-25 миллиард сумга киметә, көчлесе - 40 миллиард сумга. Быел бөртекле культуралар буенча 9 миллиард сум алынып бетмәгән. Авыл хуҗалыгы буенча тулаем алганда, начар һава торышы аркасында килгән зыян күләме 16-17 миллиард сум тәшкил итә.

Татарстанда 1 миллион гектар авыл хуҗалыгы мәйданнары иминиятләштерелгән. Әмма аграр иминиятләштерү өлкәсендә шактый үзгәрешләр кирәк, дип саный министр.

Быел барлыгы 3,6 миллион тонна ашлык җыелган. "Бу республика халкын тулысынча тәэмин итәргә җитә", - дип башлангыч нәтиҗә ясады аграр ведомство башлыгы. Бу икмәк азык-төлек максатларына, фураж җитештерүгә, спирт ясауга тотылачак. Моннан тыш, ул терлекләргә кыш чыгарга да җитәчәк.

Марат Әхмәтов 2014 елгы урак лидерларын атады. Икмәк җыю буенча Азнакай районы хезмәтчәннәре - беренче урында: алар икенче ел рәттән 150 мең тонна уңыш ала. Икенче урында - 149 мең тонна икмәк җыеп алган Актаныш районы игенчеләре. 141 мең тонна ашлык суктырган Буа районы өченче урынны биләгән.  

Балтач районы игенчеләре һәр гектардан 38,4 центнер уңыш алган - бу республикада иң югары күрсәткеч. Икенче урында - Актаныш районы: анда бер гектардан 32,4 центнер икмәк алынган.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры шикәр чөгендеренә аерым тукталып узды, ул шактый табыш китерә. Быел узган елгы 2 миллион тонна урынына 1,7 миллион тонна уңыш җыеп алынырга тиеш. Министр әлеге техник культураны 3 миллион тоннага җиткерергә дигән конкрет бурыч куйды. Моның өчен Буа һәм Нурлат шикәр заводларының куәтен арттыруга 2,5 миллиард сум акча салу таләп ителә. Шул ук вакытта ул республикадан читтә тагын бер шикәр чөгендере эшкәртү заводын төзү тәкъдимен кире какты. "Транспорт чыгымнары аркасында ул предприятие үзен акламаячак", - дип үз бәясен бирде ул.

М.Әхмәтов сүзләренчә, Татарстан халкы бәрәңге һәм яшелчә белән тулысынча тәэмин ителәчәк. Ул билгеләп узганча, авыл хуҗалыгы  предприятиеләре тулаем алганда 8 мең гектар бәрәңге үстергән. Аны төп җитештерүчеләр - шәхси ярдәмче хуҗалыклар.

Министр Татарстан хезмәтчәннәре үстергән продукцияне Россиянең башка төбәкләренә дә активрак тәкъдим итәргә кирәк дип саный.

Терлекчелек тармагында билгеле уңышлар бар: узган ел белән чагыштырганда, сөт җитештерү 2-2,5 процентка арткан. Ит алу буенча да шундый ук күрсәткечләр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә сөт җитештерү белән шөгыльләнү отышлыга әверелгән: сатып алу бәяләре шактый югары саклана. Ит белән дә шулай ук. Шуңа да инвесторлар продукция җитештерү мәйданнарын киңәйтә. Әйтик, "Камский бекон" ААҖ Минзәлә районында ит җитештерү күләмен 50 мең тоннага арттыра. "Агросила Групп" ЯАҖ РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына кош ите җитештерү күләмен өстәмә арттыру (100 мең тонна) буенча проект тәкъдим иткән. Инвестор әлеге максатларга 16 миллиард сум тотарга ниятли. "Ак Барс холдинг" ХК" ААҖ дуңгыз ите җитештерүне 12, кош итен 40 мең тоннага арттырмакчы. "Безнең товар җитештерүчеләр РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясенә тикшерү һәм хуплауга 28 миллиард сумлык перспективалы проектлар тәкъдим итте", - дип ачыклык кертте М.Әхмәтов.

Шуңа бәйле рәвештә, М.Әхмәтов перспективалы бурыч билгеләде: "Без Россия азык-төлек базарында үз куышыбызны булдырырга тиешбез. Россия иткә ихтыяҗның чиреген һәм сөт продукциясенең 10 миллион тоннасы читтән кертә икән, җитештерү потенциаллары югары булган субъектлар әлеге базарны биләргә тиеш". "Безгә шулай ук зуррак финанс потенциалы булган чит ил һәм федераль стратегик инвесторларны эзләргә кирәк", - дигән бурыч куйды аграр ведомство башлыгы. Аның  сүзләренчә, әлеге бурычны хәл итү белән элегрәк шөгыльләнергә кирәк булган: кайбер компанияләр башка федерация субъектларына инвестиция кертеп өлгергән инде.        

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100