Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов Чирмешән районында авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашты
Районда көздән чәчелгән 14 мең 500 гектардагы уҗым культураларының 52 проценты тернәкләнә алмый.
(Чирмешән, 8 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Чирмешән районындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, җирлекләр башлыклары белән очрашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Министрны уҗым культураларының торышы борчый икән, өметсез участокларны тизрәк чәчеп куярга кирәк.
-Бу яктан проблемалар юк, орлык җитә, чәчүне тагын бер атнадан төгәлләячәкбез, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. –Тиешленең 65 процент өлешендә чәчкечләр узды да, соңгы көннәрдә уртача 2 шәр мең гектарда чәчә алдык.
Районда көздән чәчелгән 14 мең 500 гектардагы уҗым культураларының 52 проценты, 7 мең 500 ләп гектары тернәкләнә алмый. Андый участокларда сабанашлык культуралары чәчәләр.
Очрашуда катнашучылар кече фермалар төзелешенә, сыерларга, гомумән, мал, кош-корт алуга субсидия бирүләре өчен, министрга, республика җитәкчелегенә рәхмәт әйттеләр.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, мондый ярдәм тагын булачак. Көзге чәчүдә кулланылган орлык өчен субсидия бирү, ташламалы ягулык китерүгә бәйле сораулар буенча мәсьәләне әле өйрәнәсе бар. “БИО АГРО” җәмгыяте нефтьчеләрнең Чирмешәндәге элеккеге базасын сатып алуга кагылышлы соравын җиткерде, министр бу хәлне чишүдә дә үзеннән тиешлене эшләячәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз