news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Чирмешән басуларыннан канәгать икәнен әйтте

Министр фикеренчә, районда үсемчелектә соңгы елларда уңай үзгәрешләр бар. Культуралар буенча караганда, көнбагыш районда иң яхшысы.

Марат Әхмәтов Чирмешән басуларыннан канәгать икәнен әйтте
Кадыйр Гомәров

(Чирмешән, 16 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Чирмешән районында эш сәфәрендә булды. Ул Чирмешән басуларыннан канәгать икәнен әйтте, дип яза җирле басма.

Марат Әхмәтов Чирмешәнгә Алексеевскидан соң, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән бергә кырларны карап килгән. Министр фикеренчә, районда үсемчелектә соңгы елларда уңай үзгәрешләр бар. Культуралар буенча караганда, көнбагыш районда иң яхшысы.

"Кайсы хуҗалыклар уракта алдарак, уңыш кемдә яхшырак?" – дип кызыксынды Марат Әхмәтов.

Фердинат Дәүләтшин иң әүвәл “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятен атады, әлегә ул беренче, “БИОАГРО”, “Әккәрәй”, “Сөлчә”, “Тепсуркаев В.А.” хуҗалыклары да - лидерлар.

"Әлегә һәр гектардан уртача 43 центнер уңыш җыябыз", - диде “ЧИРМЕШӘНАГРО” җитәкчесе Илшат Гозәеров.

"Чирмешәннән мул уңыш көтәбез. Бөртеклеләрне тәүлек саен кимендә 3 мең гектардан җыярга кирәк. Республикада бу күрсәткечне 190-200 меңгә җиткерәсе иде, сыйфатлы итеп җыярга тырышыгыз", - диде Марат Әхмәтов.

Авыл хуҗалыгы предприятие җитәкчеләре, фермерлар, инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу барышында министрга сораулар да булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100