Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов Чирмешән басуларын ошатты
Министр белән очрашуга килгән кайбер җитәкчеләр икмәккә бәяләр мәсьәләсен кузгаттылар.
(Чирмешән, 25 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде, дип яза җирле басма.
Министр район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән, вертолетта район басуларын карап әйләнгәннән соң, “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятенең Шентала ягындагы кырына төштеләр. Иң әүвәл министр авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар, белгечләрнең шактыена исемнәре белән дәште. Игенчелектәге эшләр буенча да җылы сүзләр әйтте.
-Терлекчелекне алай әйтә алмыйм, әмма соңгы дүрт-биш елда игенчелектә хәлне төзәтә алуыгыз әйбәт. Әнә “Био-Агро”ның көнбагыш басулары республикада ук иң яхшылардан, “Тепсуркаев В.А.”ның, “Әккәрәй”нең дә көнбагышы яхшы, - диде Марат Әхмәтов - Очкан вакытта күренә, көзге чәчүгә дә әзерләнәсез: эшкәртелгән басуларыгыз байтак. Көзге культура участокларын мөмкин кадәр арттырырга кирәк, тик теләсә-нинди эшкәртелмәгән җиргә чәчеп түгел.
Министр белән очрашуга килгән кайбер җитәкчеләр икмәккә бәяләр мәсьәләсен кузгаттылар. Былтыргы уңышны сата алмаучы хуҗалыклар бар икән. Бердән, алучы юк, икенчедән, арзан. Марат Әхмәтовка халыкның сөткә бәяләрнең түбән булу зарын да җиткерделәр.
-Дөресен әйтим, бу мәсьәләдә әлегә ниндидер өметле әйбер күренми, - диде ул җавап итеп. - Шулай да сыер асраучыларга кабат субсидияләтә булыша алсак әйбәт булыр иде. Бу мәсьәләне Президентның исенә төшерү зарур. Борчылмыйбыз дип уйламагыз, без шул проблемалар белән яшибез, - диде министр.
Марат Әхмәтовка аерым-аерым сорау-гозерләрен җиткерүчеләр дә булды. Ул аларның берничәсен хәл итү, белешү өчен шунда ук телефон аша белгечләре белән элемтәгә чыкты, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз