news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Чүпрәледә иген басуларын караган

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры эшмәкәрнең эшчәнлеге белән кызыксынган.

Марат Әхмәтов Чүпрәледә иген басуларын караган
chuprale-online.ru

 (Чүпрәле, 28 май, "Татар-информ", "Туган як", Резидә Җамалтдинова). Татарстан Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм “Ак Барс холдинг“ компаниясе генераль директоры Иван Егоров кичә эшлекле визит белән Чүпрәледә булган. Алар район башлыгы Марат Гафаров белән бергә вертолеттан иген басуларын карадылар.  Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Аннан кунаклар “Цильна“ җәмгыяте басуында авыл хуҗалыгына караган предприятие җитәкчеләре, фермерлар, авыл башлыклары белән очрашкан.

Биектән карагач иген басуларыгыз уч төбендә кебек күренә. Җиренә җиткереп башкарылган эшләрегез дә, сезне бизәми торганнары да бар, диде Марат Әхмәтов, Чүпрәле җитәкчеләренә.

Моңа каршы район башлыгы Марат Гафаров соңгы араларда уңай һава торышының бу якларны бик үк өнәп бетермәве, көзлектән чәчеп калдырган мәйданнарның күбесен икенче тапкыр чәчәргә туры килүе турында әйткән.

Коры һәм җилле һава туфракта булган дымны да юкка чыгарды. Әле менә сез килер алдыннан гына яуган яңгырның да быелгы язда икенче тапкыр гына явуы, - диде ул. Һәм корылыктан зыян күргән хуҗалыкларга ярдәм итә алмассызмы, дип мөрәҗәгать итте.

Очрашу барышында районның крестьян-фермерлык хуҗалыклары, гаилә фермалары, эш башлаучы фермерлар турында да сүз булган. Марат Әхмәтов халык арасыннан Альфред Хәйруллинны чакырып алып, эшмәкәрнең эшчәнлеге белән кызыксынган.

Соңыннан Казан кунаклары быел “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасы, “Цильна” җәмгыяте кырларында үсә торган культуралардан ясалган күргәзмәне караган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100