Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов: “Быел Татарстанның бер генә районында да күрелмәгән язгы бодай Актанышта”
"Республика өчен ел шактый катлаулы килде. Татарстанда без өмет иткән рекордлы икмәк инде булмас", - дип фаразлый Марат Әхмәтов.
(Актаныш, 15 август, "Актаныш - информ", Лилия Бәхтиева). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Актанышка килде. "Актаныш игенчесе" дигән данлыклы исеме булган райондагы урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышу йөзеннән оештырылган эшлекле сәфәр кысаларында Марат Готыф улы хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән очрашты, дип яза җирле басма.
Актаныш җирендә министрны районның башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов озатып йөрде. Вертолетта Марат Әхмәтов "Актаныш", "Чишмә" агрофирмаларының, "Ташкын", "Саф", "Эконом", "Башак" хуҗалыкларының көзге кампаниядә башкарылган һәм башкарачак эшләре белән танышты.
Иң элек министр "Башак" хуҗалыгының арпа басуында механизаторлар белән күреште, аларның хезмәт нәтиҗәләре, эш шартлары белән кызксынды.
Әлеге хуҗалыкның 3 кыр батыры узган ел "Иң яхшы комбайнчы" исеменә лаек булып, диплом һәм ТР президентының 100әр мең сум күләмендәге премиясенә лаек булган иде. Бүгенге очрашудан файдаланып, Динар Хәйдәров бу уңайдан республика җитәкчелегенә чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде. Быел да югары нәтиҗә күрсәтергә өметләнә "Башак"ның уңганнары. Марат Готыф улы аларга эшләрендә уңышлар теләде.
Марат Әхмәтов хуҗалыкның кукуруз үскән кырлары белән дә танышты. Шунда ук ул урып-җыю чорындагы бүгенге вәзгыятне район активы белән уртага салып сөйләште.
- Игеннәрегез бик матур. Быел Татарстанның бер генә районында да күрелмәгән язгы бодайны сездә күрдем. Чын, өметле язгы бодай бу, - дип сөенечен яшермәде Марат Готыф улы, - Республикада Актаныш уңыш күләме буенча әлегә икенче урында бара. Беренчелеккә менә алырмы, юкмы – анысы вакыт эше. Иң мөһиме, икенче урынны югалтмагыз!
Бүгенге эшлекле сәфәрнең йомгаклау сүзе итеп, Марат Әхмәтов Актаныш районының хуҗалыклары эшчәнлегенә ихластан югары бәя бирде:
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз