news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Буа районында язгы кыр эшләре барышы белән танышкан

Министр язгы кыр эшләрен оператив башкарулары өчен дә мактау сүзләрен җиткергән.

Марат Әхмәтов Буа районында язгы кыр эшләре барышы белән танышкан
buinsk-tat.ru

(Буа, 28 май, "Татар-информ", "Байрак"). Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Буа районында язгы кыр эшләре барышы белән танышкан. Бу турыда район басмасы хәбәр иткән.

Аннары хуҗалыклар кырларын караганнан соң, ул “Буа-Алан” мәйданында хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашкан.

"Быел барлык кырларда үсентеләрнең тишелеше әйбәт. Буалыларның яхшы уңыш җыеп алуга һәм республикада беренче өчлеккә керүгә потенциалы зур. Моның өчен тагын да тырышырга кирәклеген дә онытмагыз. Көчле районнар күп", – диде ул. Министр язгы кыр эшләрен оператив башкарулары өчен дә мактау сүзләрен җиткергән.

Муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров чәчү күләмен саннарда җиткерде. Аның сүзләренә караганда, бүген ул барлык мәйданның 99 процентында башкарылган. Рапс һәм кукуруз чәчүне генә төгәллисе калган. Гомумән алганда чәчү 72 мең гектардан күбрәк мәйданда үткәрелгән.

Марат Әхмәтов киләсе атнадан терлек азыгы әзерләү башланачагын, Буада да күпьелык үләннәрнең торышы яхшы булуын әйткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100