news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Безгә бер ай эчендә игеннәрне җыеп алырга кирәк

Республикада 21 район аграрийлары бөртекле һәм кузаклы культураларны җыюга керештеләр.

Марат Әхмәтов: Безгә бер ай эчендә игеннәрне җыеп алырга кирәк
архив

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Республика кырларында уңыш начар түгел, әмма урып-җыю кампаниясенең соңгы нәтиҗәсе аграрийларның җайга салынган эшенә һәм комбайн паркының әзерлегенә бәйле булачак. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, республиканың 21 муниципаль районы аграрийлары бөртекле һәм кузаклы культураларны (көзге бодай, арпа, борчак) җыюга керешкән. Бүгенге көнгә бу культураларның беренче 15 мең гектары суктырылган. Шул ук вакытта Спас, Нурлат, Зәй, Әлки, Алексеевск, Сарман һәм Апас районнары 1 мең гектардан 3 мең гектарга кадәр мәйданнан уңыш җыеп алган.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, барлык районнарда да урып-җыю комплексының әзерлеген «комбайннар парады»н үткәрү белән төгәлләделәр. Мобиль ремонт бригадаларының булуы тикшерелде, ындыр табакларының торышы, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы шартлары, 2019 елгы урып-җыю эшләрен стимуллаштыру чаралары бәяләнде.

«Агымдагы елда комбайннарның әзерлеген, алдагы еллар белән чагыштырганда, яхшырак бәялибез. Әтнә, Арча, Актаныш, Балтач, Зәй, Саба, Кукмара, Мамадыш, Сарман, Тукай, Ютазы районнарында тулы әзерлек бар», – дип хәбәр итте министр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, Яшел Үзән, Әлки һәм Югары Ослан районнарында «Красный Восток-Агро» АҖ комбайннары элеккегедән яхшырак әзерләнгән. Шул ук вакытта кайбер муниципалитетларда комбайннарны ремонтлау срокларын тоткарлау очраклары да бар.

«470 га мәйданда эшләү өчен 3400 комбайн бар, әмма кайбер хуҗалыкларда - 1 мең гектарга кадәр. Безгә бер ай вакыт эчендә игеннәрне җыеп алырга кирәк. Бу максатка ике смена оештырып кына ирешергә мөмкин», - диде Марат Әхмәтов. Министр аграрийларга һәр урып-җыю комбайнына ике механизатор билгеләргә киңәш итте, бу кырларда эшне ике сменада оештыру өчен кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100