news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: “Безгә авыл хуҗалыгы машиналары паркын тизрәк модернизацияләү зарур”

Уракта комбайннар җитмәүдән 150 мең тонна ашлык югалды, дип саный министр

  (Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанга авыл хуҗалыгы машиналары паркын тизрәк модернизацияләү зарур. Корылыклы соңгы биш елда ТР агроснәгать комплексы начар һава шартларында эшләү өчен җитди үзгәртелде.

Бу хакта бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Аның сүзләренә караганда, үзгәрешләр туфракны, орлыкларны эшкәртү, авыл хуҗалыгы культураларының корылыкка чыдамлы сортларын куллану, чәчүлекләрне карауга кагылды. Июнь башында корылык булу сәбәпле, үсемлекләрнең тамыр системасы дымсыз калды диярлек. Ашыгыч чаралар күрелде. 1,2 млн гектардагы үсемлекләрнең вегетатив мөмкинлекләрен саклау өчен чәчүлекләрне ике тапкыр тукландырдылар. “Бу чара ярдәм итте”, - дип белдерде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

"Бүгенгә 3,5 млн тонна ашлык суктырылган. Кукуруз уңышын җыеп бетерәсе бар. Нәтиҗәдә, быел тулаем ашлык күләме 3 млн 650 мең тоннага җитәчәк, бу Татарстанның ашлыкка булган ихтыяҗын тулысынча тәэмин итәчәк”, - дип белдерде министр.  Әлегә без техник яктан “йомшак”, дип билгеләп үтте ул. Татарстанның һәр 100 гектарга авыл хуҗалыгы техникасы бар, аларның егәрлеге 150 ат көченнән артмый, ким дигәндә, бу күрсәткечнең 250 булуы кирәк.

Урак өстендә 3 мең ашлык суктыру комбайны эшләде, элек бу чорда 8 мең машина катнаша иде. Шул сәбәпле, ашлыкның бер өлеше сентябрьгә калды. Нәтиҗәдә, 150 мең тонна икмәк югалды.

Шул сәбәпле, туфракны көзге эшкәртү тиешенчә башкарылмый. “Хәзер 2 млн гектар кырны эшкәртергә кирәк. Туфракны тирәнтен эшкәртү зарур. Әмма тракторлар җитмәгәнгә, кырларның биштән бер өлеше генә тирәнтен эшкәртелә, ким дигәндә, өчтән бер өлешен эшкәртергә кирәк, әмма яңа техникага акча җитми”, - дип нәтиҗә ясады аграр ведомство җитәкчесе.

Шуңа күрә, тизрәк модернизацияләү зарур. Татарстанда бу программа эшли башлады. “Әгәр без федераль бюджеттан финанс ярдәм алсак, авыл хуҗалыгы машиналары паркын тизрәк яңартыр идек”, - дип тәмамлады журналистлар алдындагы чыгышын министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100