news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов “Берләштерелгән ашлык компаниясе” вәкилләре белән очрашты

Очрашуда ашлык базарын үстерү өчен кирәкле инфраструктура объектлары төзү өлкәсендәге хезмәттәшлеккә бәйле мәсьәләләр каралды

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Берләштерелгән ашлык компаниясе” ААҖ вәкилләре белән очрашты. Очрашуда ашлык базарын үстерү өчен кирәкле инфраструктура объектлары төзүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Киңәшмәдә “Берләштерелгән ашлык компаниясе”н генераль директор урынбасары Алексей Патрушев, департамент җитәкчесе Эдуард Иванов тәкъдим итте. Киңәшмә эшендә “Җитештерү – төзелеш берләшмәсе” ҖЧҖ генераль директоры Равил Җиһаншин катнашты. “Берләштерелгән ашлык компаниясе” вәкилләре быелгы корылык аркасында ашлыксыз калган Татарстанга ярдәм итәчәкләренә ышандырды.
М.Әхмәтов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, республика авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча гаять зур базарлардан санала. Киләчәктә кош һәм дуңгыз ите җитештерү күләмен арттыру күздә тотыла, шуның нәтиҗәсендә катнаш азыкка ихтыяҗ тагын да артачак. Министр шулай ук республикада ашлык саклагычлар һәм ашлык эшкәртү предприятиеләре җитмәвен әйтте.
Киңәшмә ахырында яклар тарафыннан ашлык базары инфраструктура объектларын төзү өлкәсендә бергәләп хезмәттәшлек итү турындагы килешү проекты әзерләү хакында карар кабул ителде.


 

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100