news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Балтач районында игенчеләрнең эшчәнлеге белән танышты

Министр сүзләренчә, бүген районда һәр хуҗалык тәүлеккә 15 меӊ килограмм сөт саварга тиеш, ә саннардан күренгәнчә, андыйлар бармак белән генә санарлык.

(Балтач, 6 июнь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Вакыйф Зәкиев). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кичә Балтач районына эш сәфәре белән килде. Бу хакта "Хезмәт" җирле басмасы хәбәр итте.

ТР Авыл хужалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, авыл хуҗалыгы предприятияләре һәм авыл җирлеге җитәкчелеге белән очрашканчы, үз янына район башлыгы Рамил Нотфуллинны утыртып, вертолет белән район басу-кырларын өстән күзәтте. Югарыдан күренгән, исән-сау өлгереп, мул уӊыш вәгъдә биргән иген кырларын күзәткән Премьер-министр урынбасары беренче сүзен дә нәкъ шушы темага башлады.

“Кырларда игенченеӊ тир түгеп, булсынга эшләгәне күренә, монысы өчен аларга рәхмәт”, – диде ул.

Игенчелек өлкәсендә ниндидер кимчелекләр булмаса да, терлекчелек юнәлешендә районга яӊа сулыш кирәк, дип җиткерде. Министр сүзләренчә, бүген районда һәр хуҗалык тәүлеккә 15 меӊ килограмм сөт саварга тиеш, ә саннардан күренгәнчә, андыйлар бармак белән генә санарлык. Димәк, бу өлкәдә һәр җитәкче, һәр белгеч кайсы якка барасын, үсеш векторын булдыру хәстәрен күрергә тиеш, шуннан башка алга бару мөмкин түгел.

Соӊыннан Марат Әхмәтов хужалык җитәкчеләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100