news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов бакчачыларның үзара салым җыю мәсьәләсендә активлашканнарын әйтте

Утырышта катнашучылар шәһәрдән авылга кайтып йөрүчеләрне дә үзара салым программасында катнаштыру тәкъдимен җиткерделәр.

Марат Әхмәтов бакчачыларның үзара салым җыю мәсьәләсендә активлашканнарын әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан бакчачылары үзара салым җыюның әһәмиятен аңлый. “Аларның бер сумына республика тагын ике сум бирүен аңлагач, активлаштылар. Быел 120 млн сум акча шуннан җыелды да инде”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов парламентта узган утырышта.

“2018 елда 1:2 нисбәтеннән 83 млн сум җыелган. Бүген исә, 120 млн сум җыйганнар, димәк, дәүләттән 240 млн сумга өмет итә алалар. Барлыгы 360 млн сум дигән сүз, бу зур ярдәм”, - диде.

Моннан тыш, Марат Әхмәтов республикада өченче ел рәттән бакчачылык ширкәтләренең тышкы проблемаларны хәл итү, шул исәптән, юллар, электр белән тәэминат һәм башка эшләр өчен 550 млн сум бүлеп бирү программасы гамәлдә булганын искәртте.

Утырышта катнашучылар, шулай ук, үзара салым программасы буенча законның бары тик пропискада булганнарга гына кагылуын, кайтып йөрүчеләрдән акча җыюга рөхсәт булмавы проблемасын да күтәрде. Булышырга әзер торучылар бар, аларга рөхсәт булсын иде, дигән теләкләрен җиткерделәр.

“Бөтен Казан диярлек җәйгә шәһәр яны районнарына, Яшел Үзәнгә, Биектауга кайта. Аларның таләпләре даими яшәүчеләргә караганда югарырак та әле. Алар пропискада түгел, түләргә дә әзерләр, чөнки ихтыяҗ бар, каядыр халыкның хәтта яртысы "дачниклар". Шул ук юллардан файдаланалар”, - ди депутат Александр Тыгин.

Марат Әхмәтов бу тәкъдимнәр исәпкә алыначагын, аларның Татарстан Президентына җиткереләчәген әйтте. “19 декабрьдә муниципаль берәмлекләр съезды булачак. Күп кенә сорауларга анда да уңышлы җаваплар табар идек. Президент реакциясен дә күрер идек. Үзара салымның перспективасы бар, ул үсәчәк”, - диде. Парламент рәисе урынбасары үзара салым программасы Россиянең 34 субъекты кушылганын әйтте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100