news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Бүгенге көнгә сабан культуралары 300 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән

Республикада сабан культураларын чәчү дәвам итә, әлегә кайбер төньяк районнар гына бу эшкә керешмәгән.

Марат Әхмәтов: Бүгенге көнгә сабан культуралары 300 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән
архив/Николай Александров

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Бүгенге көнгә республикада сабан культуралары 300 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә республика Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, узган елның шул ук көненә сабан культуралары 2,2 мең га (фаразланган буенча 0,9 процент) чәчелгән. Хуҗалыкларда язгы чәчү көннән-көн колач җәя бара. "Республикада сабан культураларын чәчү дәвам итә, әлегә кайбер төньяк районнар гына бу эшкә керешмәгән", - диде министр.

Безнең республикада дүрт климат зонасы бар, дип искәртте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Көнчыгыш-Кама аръягы зонасында кыр эшләрендә иң югары җитештерүчәнлек, анда сабан культураларын чәчү 23 процентка башкарылган (фараздан). Шул ук вакытта Зәй, Сарман һәм Актаныш районнары күрсәткечләре 49, 36 һәм 35 процент тәшкил итә.

Сигез районны үз эченә алган Көнбатыш Кама аръягында планлаштырылган мәйданның 17 процентында сабан культуралары чәчелгән, шул ук вакытта Нурлат, Аксубай һәм Чирмешән районнарында – 20 проценттан артык. 

Идел алды зонасында бу күрсәткеч 15 процент тәшкил итә. Биредә Буа, Апас, Тәтеш һәм Чүпрәле районнарында язгы чәчү темплары югары - 20 процент чамасы.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына буенча, Кама алды зонасында Лаеш, Мамадыш, Биектау һәм Алабуга районнары чәчүгә керештеләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100