news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Марат Әхмәтов: “Бүгенге көндә республикада 100 терлекчелек комплексы төзергә кирәк”

^Марат Әхмәтов: “Бүгенге көндә республикада 100 терлекчелек комплексы төзергә кирәк”

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “2006-2008 елларга терлекчелекне үстерү” Республика программасы нигезендә, терлекчелек комплексларын проектлау, төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре тикшерелде. Чарага мөгезле эре терлек, дуңгыз, кош-корт, асрау өчен производство биналары төзүдә зур тәҗрибәсе булган Россия, чит ил инвесторлары, Казан проект оешмалары вәкилләре, район авыл хуҗалыгы предприятиеләре башлыклары чакырылган иде. Киңәшмәне РТ Премьер-министры урынбасары - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов алып барды.

Чара ахырында Марат Әхмәтов “Татар-информ” агентлыгына биргән әңгәмәсендә республика киңәшмәсе уздыруның максатын аңлатып узды. Аның сүзләренә караганда, “Агросәнәгать комплексын үстерү” өстенлекле милли проект кысаларында Россиянең күп төбәкләрендә терлекчелек комплексларны төзегәндә заманча технологик проектлар куллана башлаганнар. Ведомство җитәкчесе фикеренчә, Татарстанда да әлеге принциплар белән җитәкчелек итәргә кирәк. “Бүген киңәшмәдә терлекчелек комплексларын төзүне һәм реконструкцияләүнең төрле төрләрен тәкъдим итүче агросәнәгать предприятиеләре һәм компанияләре йөзендә заказчылар очрашты”, - дип хәбәр итте М.Әхмәтов. Әлеге фирмалар республиканың барлык хуҗалыклары өчен проект-смета документларын эшләп биреп кенә калмыйча, биналарны төзи һәм сервис хезмәте дә күрсәтә алырга мөмкин. “Төзелеш компанияләре белән тыгыз элемтә булмаса терлекчелек үсә алмый. Чөнки дистә еллар элек төзелгән терлекчелек комплекслары электр энергиясен күп куллануга исәпләнгән булган. Хәзер энергияне саклаучы технологияләр вакыты җитте, проектлаучылар бүген безгә аны тәкъдим итте. Зур кошчылык комплексында бары ике генә кеше эшли һәм кош-кортларны асрау тулысынча механикалаштырылган. Вакытлар узу белән дуңгыз караучы дигән профессия юкка чыга – компьютерлашкан система мал-туар карау өчен тулысынча җавап бирәчәк”, - дип ассызыклады министр.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы ТР Премьер-министры белән булган очрашуда республикада 100 заманча терлекчелек комплексы төзү кирәклеге турында карар кабул итү турында да сөйләде. М.Әхмәтов сүзләренә караганда, берничә йөз терлекчелек фермалары реконструкцияләүгә мохтаҗ.

news_right_1
news_right_2
news_bot