news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Азнакайда Сабанчылар ярышында җиңүчеләрне бүләкләгән

Быелгы сабанчылар ярышында төрле хуҗалыклардан 21 механизатор осталыкта көч сынашты.

Марат Әхмәтов Азнакайда Сабанчылар ярышында җиңүчеләрне бүләкләгән
aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 30 май, "Татар-информ",  "Маяк"). Бүген Азнакайда Татарстан Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Сабанчылар ярышында җиңүчеләрне бүләкде. Аның эшлекле сәфәре муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән басуларны караудан башлады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Берничә ел рәттән республикабызны зур икмәк, матур нәтиҗәләрегез белән куандырып яшисез. Азнакайның саллы икмәге безгә бик кирәк. Сезнең эшегез башкаларга үрнәк булып тора. Быел да кыр эшләрен матур гына башкарып чыккансыз. Җиренә җиткереп эшләгәнгә, уҗым культураларыгыз да матур гына күренә, республикада исә 200 мең гектарда кабат чәчәргә туры килде. Бу зур гаилә булып, бергә-бергә хезмәт итү нәтиҗәсе", - дигзн министр.

“Корбанов И.В” крестьян-фермер хуҗалыгы базасында районның сабанчылар ярышы да оештырылган иде.

"Бу күркәм традицияне күп кенә районнарда онытып киләләр. Ул хезмәт культурасы өчен дә, механизаторларга эшләрен бер-берсе белән чагыштырып карау өчен дә кирәк. Бу тәҗрибәгез дә мактауга лаек", – диде Марат Әхмәтов һәм алга таба да уңышлар теләде.

Быелгы сабанчылар ярышында төрле хуҗалыклардан 21 механизатор осталыкта көч сынашты. Каплатып сөрүдә беренче урынны – “Азнакай” агрофирмасыннан Алмаз Шәехов, икенче урынны – “Корбанов И.В” КФХнан – Наил Әхмәтгалиев, өченче урынны – политехник техникумнан Салават Харисов яулады.

Каплатмыйча сөрүдә беренчелекне “Азнакай” агрофирмасыннан Рафаэль Аптикаев, икенче урынны шул ук хуҗалыктан Зиннур Кәримов һәм өченче урынны “Марс” җәмгыятенән Радик Шәймиев алды. Шулай ук өлкән һәм иң яшь механизаторларны да, юбилярларны да хөрмәтләргә онытмадылар.

Районның сәнгать осталары үзләренең җыр-моңнары, ә спорт идарәсе кызыклы уеннары белән ярышка чын бәйрәм төсмерен өстәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100