news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов: “Авыл хуҗалыгында үзәк уку йорты данын, дәрәҗәсен, республиканың аграр язмышы белән бәйләп, өмет белән яшәгез, эшләгез”

Марат Әхмәтов: “Авыл хуҗалыгында үзәк уку йорты данын, дәрәҗәсен, республиканың аграр язмышы белән бәйләп, өмет белән яшәгез, эшләгез”

(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Бүген Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагына кадрлар әзерләүче үзәк уку йорты – Казан дәүләт аграр университеты оешканга 85 ел.

Шул уңайдан уздырылган тантанада Татарстан Премьер-министры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең котлавын җиткерде. Анда әйтелгәнчә, әгәр вуз үзенең укыту процессларын югары технологияләргә яраклаштырып алып бара алса һәм алар буенча практик күнекмәләр бирсә, ул уку йорты көндәшлеккә сәләтле дә була ала. “Әгәр үзгәрергә өлгерсәк – халыкны үз җитештерүебездәге икмәк һәм сөт белән тукландыра алырбыз, өлгермәсәк, соңга калсак – менә монда бүгенге көндә белем бирү процессының нәтиҗәлелеге күренә дә инде.

Казанда авыл хуҗалыгы берләшмәләренең башында А.М.Бутлеров, Н.П. Вагнер, М.Я.Киттары, Н.Я.Гордягин, И.В.Тюрин, В.П.Мосолов, И.В.Утэй. Б.И.Горизонтов һәм башка танылган галимнәр торды. Һәм бүгенге көндә дә вузда чын мәгъәнәсендәге белгечләр эшли һәм аларның фәнни-тикшеренү, педагогик эшчәнлектәге казанышлары Татарстанда гына түгел, Россиянең күп кенә төбәкләрендә дә киң мәгълүм. Университет үзенең 85 еллыгын лаеклы каршылый. Яңа статус, ул вузның казанышларын тану, шул ук вакытта сезгә белем бирү, фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә күп кенә башка мөһим бурычларны да йөкли. Иң мөһиме – вуз зур иҗади һәм профессиональ потенциалга ия, яңа башлангычлар өчен зур теләк тә бар. Уңышлы эш – уңышлы компания – уңышлы ил – болар безнең халыкның уңай тормышы өчен үсешкә ирешүгә китерә торган кыска чылбыр. Ә аны башыннан ахырына кадәр үтү өчен күпме эшләрне башкарырга кирәк... Әлеге лаеклы өлкәдә чын күңелдән уңышлар телим”, - диелә Татарстан Президентының котлавында.

Казан дәүләт аграр университетының 85 еллыгы уңаеннан уздырылган тантанада, шуларга өстәп Марат Әхмәтов, әлеге вуз коллективына авыл хуҗалыгы тармагына кадрлар әзерләүдә “локомотив булып калыгыз. Авыл хуҗалыгында үзәк уку йортының данын, дәрәҗәсен, республиканың аграр язмышы белән бәйләп, киләчәккә өмет белән карап эшләгез, яшәгез”, - дип ассызыклады.

85 еллык тарихы булган аграр университетка шулай ук Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та котлауларын юллаган. Бүгенге тантанада үзе укып чыккан вуз укытучыларын, аның барлык хезмәткәрләрен РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, 1982-1989 елларда КПССның Татарстан Өлкә комитеты 1 нче секретаре булып эшләгән, хәзер персональ пенсионер Гомәр Усманов , республика министрлыклары, вуз ректорлары, Казан шәһәре башлыгының беренче урынбасары Рафис Борһанов, АПК хезмәткәрләре профсоюзлары республика комитеты рәисе Әхтәм Сөләйманов һәм башка кунаклар тәбрикләде.

Биредә озак еллар эшләгән ветераннар Людмила Герасименко (ул әлеге уку йортында укыган Татарстан Президентына математикадан белем биргән мөгаллимә), Абдулла Зиһаншин, Михаил Зимченко, шулай ук башка остазлар адресына мәртәбәле сүзләр яңгырады. Вуз Россия авыл хуҗалыгы министрылыгының Мактау грамотасына да лаек.

Сүз уңаеннан. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин, ТР Хезмәт һәм мәшгульлек министры Борис Захаров, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Валерий Васильев, күп кенә муниципаль район башлыклары, аграр тармак генераль директорлары да Казан дәүләт аграр университетын тәмамлап, шундый дәрәҗәле постларга ирешкән җитәкчеләр. Юкка гына безнең халык арасында “Президент буласың килсә, аграр университетка укырга кер”, дип әйтмиләрдер.

news_right_1
news_right_2
news_bot