news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов Апаста язгы кыр эшләре барышы белән танышты

Алар бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр хакында сөйләштеләр, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Марат Әхмәтов Апаста язгы кыр эшләре барышы белән танышты
apastovo.ru

(Апас, 2 май, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Бүген районга язгы кыр эшләре белән танышу максаты белән Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин килде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Кунакларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды һәм вертолетта очып районның басу-кырларын әйләнеп, карап чыктылар. Аннан соң урынбасарлар, җитәкче-белгечләр, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән очрашып бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр хакында сөйләштеләр, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

– Апас районы республикада иң оешкан районнарның берсе диясем килә. Язгы чәчү эшләренең дә яртысыннан артыгы төгәлләнгән. Шулай да инвесторның көчлерәк ресурслар табып районны көчлерәк итеп куандырырга мөмкинлеге бар. Эшегездә уңышлар телим, - диде Марат Әхмәтов.

news_right_1
news_right_2
news_bot