news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Апас районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты

Җитәкче-белгечләр белән җанлы әңгәмә барышында республика кунагы комбайннарның төзеклелеге, ягулык мәсьәләсе турында кызыксынды.

(Апас, 4 август, “Татар-⁠⁠информ”, “Йолдыз”, Гүзәл Хилавиева). Татарстанның Апас районы урып-җыю эшләренең барышы белән якыннан танышу максатыннан Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән вертолеттан басу-кырларны карап әйләнгәннән соң Дәвеш бүлекчәсенең 86 гектарлы көзге бодай кырында хуҗалык җитәкчеләре белән очрашты, дип яза район газетасы.

Җитәкче-белгечләр белән җанлы әңгәмә барышында республика кунагы комбайннарның төзеклелеге, ягулык мәсьәләсе турында кызыксынды. Татарстан Президенты рөхсәте белән иң күп ашлык суктыручы комбайнчылар арасында республикакүләм бәйге игълан ителүе, җиңүчесенә бер йөз мең күләмендә премия биреләчәге турында да әйтеп китте. Җитәкчеләрнең сорауларына җавап бирде.

– Апаслылар ел да беренчеләрдән булып эш башлыйлар. Быел менә уракка егерме көнгә соңарып төштек. Узган ел бу вакытка республиканың ике миллион ярым тонна суккан икмәге бар иде. Вертолеттан карап әйләндек. Басу-кырларыгыз бик әйбәт. Без басып торган кырда көзге бодайның уңышы 67центнер. Мондый уңышны Краснодар, Ростов өлкәсендә генә була дип уйлый идек. Апаслыларның тырышлыгы инде бу. Һава шартлары яхшы булып, мул уңышны вакытында җыеп алу бүгенге бурычыбыз. Апаслыларга зур уңышлар телим! - диде Марат Әхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100