Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов: Апас районын без һәрвакыт үрнәк итеп күрсәтәбез
Балтай кырында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры контроль суктыру уздырды.
(Апас, 13 август, "Татар-информ", "Апас-информ", Гүзәл Хилавиева). Урып-җыю эшләре белән якыннан танышу максатыннан Апас районына Премьер-министр урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән берлектә район басу-кырларын карап чыкканнан соң район җитәкчеләре, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашып аралашты.
"Татарстан районнарына икмәк уңышы авыр хезмәт, зур тырышлык белән бирелә. Ике елдан бирле табигать тә көйсезләнеп тора. Шулай булуга да карамастан, игенчеләр көч туплап, тырышып эшләп, җиңеп чыгалар.
Бүген менә Апас районы кырлары да сокландыргыч. 50-70 центнер уңыш биргән кырлар булу бик зур хезмәт нәтиҗәсе. Урып-җыю чорында без һәрвакыт Апас районын үрнәк итеп күрсәтәбез. Иң алдан керешеп китеп, бервакытта да уракны сентябрьгә калдырганнары юк. Быел да район башлыгы август аена тәмамлыйбыз дигән максат куйган икән, мин аның шулай булачагына ышанам", - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
"Свияга" агрофирмасы Горбунов берләшмәсенең Балтай бүлекчәсенә караган 89 гектарлы арпа кырында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов контроль суктыру уздырды. Әлеге кырда уңыш 54 центнер тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз