news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Актанышта иген басуларының торышын карады

Министр хуҗалык җитәкчеләреннән хәлләрен белешеп, бүген аграрийларны иң борчыган мәсьәләләр хакында сорашты.

Марат Әхмәтов Актанышта иген басуларының торышын карады
aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 28 май, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Бүген Актаныш районына эш сәфәре кысаларында Марат Әхмәтов район башлыгы Энгель Фәттахов белән берлектә, басуларда йөреп, язгы культураларның үсеше белән танышты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Аннары хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән очрашып, бүгенге вәзгыять турында фикер алышты. Марат Әхмәтов хуҗалык җитәкчеләреннән хәлләрен белешеп, бүген аграрийларны иң борчыган мәсьәләләр хакында сорашты.

Министр быелгы язның үзенчәлекле килүе нәтиҗәсендә шактый районнарда ужым культураларын бозып чәчәргә туры килүен искәртте. Актаныш районы бу яктан зур зыян күрмәвен дә әйтте ул. Марат Әхмәтовактанышлыларның язгы чәчүгә иртәрәк кереп, кыска срокта аны башкарып чыгуларын да уңай бәяләде.

- Актаныш районы һәрчак игенчелек юнәлешендә горурланырлык уңыш ала торган район. Игеннәрнең бүгенге торышы быел да зур уңыш вәгъдә итә. Һәм без Актанышның тәүлеклек 200 тонна сөткә чыгуын да көтәбез. Моны республика районнары да зур кызыксыну белән күзәтә. Алга куелган максатка ирешү өчен районның мөмкинлекләре җитәрлек – биредә бу юнәлештә эзлекле эш алып барыла. - диде Марат Готыф улы.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары бу уңайдан Актанышны үрнәк итеп куйды. “Бөтен республика шулай эшләсә, без Россияне сөткә күмәр идек”, - дигән фикер җиткерде ул.

Алдагы 10-15 көн эчендә район терлекчеләре максат итеп куелган 200 тонна сөт савуга ирешер дигән ныклы ышаныч бар. Шулай булган очракта, район сөтчелек позицияләрен ныгытып, иң күр сөт савучы 5 район исемлегенә керәчәк. Марат Әхмәтов шулай ук сөткә бәянең тотрыклы булуын да искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100