news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов актанышлыларны сөт җитештерүдә ирешкән уңышлары белән котлаган

Актаныш муниципаль районы хезмәтчәннәре тарихында беренче мәртәбә тәүлеклек савым 200 тоннадан арткан.

Марат Әхмәтов актанышлыларны сөт җитештерүдә ирешкән уңышлары белән котлаган
архив

(Актаныш, 20 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш муниципаль районы хезмәтчәннәре тарихында беренче мәртәбә тәүлеклек савым 200 тоннадан арткан. Актанышлыларны әлеге ирешкән уңышлары белән Татарстан Премьер-министры урынбасары –  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов котлаган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Авыл хуҗалыгында хезмәт итү – шуңа омтылыш һәм үзеңне тулысынча шуңа багышлауга әзер булу ул. Төпле җитәкче булганда гына һәм тырышып эшләгәндә генә авыл хуҗалыгы тармагында югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Актаныш районы бу уңышка, максат куеп, бик озак килде һәм бөтен республика өчен лаеклы үрнәк булды.

Актаныш районының кадерле терлекчеләре! Республикабызның һәм илебезнең агросәнәгать комплексы муллыгы өчен үзегезнең көчегезне кызганмыйча, фидакарь хезмәт итүегез өчен сезгә ихластан рәхмәт белдерәм. Алга таба да сез күрсәткән тырышлык, Татарстанның һәм Россиянең алдынгы позицияләрен ныгытып, тагын да югарырак уңышлар китерсен.

Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, тормышыгызда да, эшегездә дә күркәм вакыйгаларның күбрәк булуын һәм матур хыялларыгызның тормышка ашуын телим!

Куйган максатларыгызны һәм билгеләнгән планнарыгызны гамәлгә ашыруда һәрвакыт сезгә уңышлар юлдаш булсын! Рәхмәт сезгә!", - диелгән министр котлавында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100