Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов Актаныш районының басу-кырларында булды
Башка еллардагы кебек үк, Марат Готыф улы Актаныш районының язгы кыр эшләре кампаниясендә уңышлы эшләвен билгеләп үтте.
(Актаныш, 7 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Кичә ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов игенчелек буенча шактый еллар алдынгы позицияләрне саклап килгән Актаныш районының басу-кырларында булды, дип яза җирле басма.
Актаныш районының 91 000 гектар чәчүлек җирләре бар. Басу-кырларда чәчү быел да киң колач белән алып барылды: барлыгы 14000 гектарда арпа, 1153 гектарда чөгендер, 13000 гектарда язгы бодай, 600 гектарда люцерна, 63100 гектарда борчак, 110 гектарда люпин, 6000 гектарда кукуруза чәчелгән. Язгы кыр эшләрендә төрле маркадагы 328 трактор, 120 тырмалау агрегаты, , 113 культиватор, 74 чәчкеч, 20 чәчү комплексы катнашкан.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов белән берлектә вертолет белән Актаныш басу-кырларын әйләнеп чыгу белән башланган сәфәр авыл хуҗалыгы белгечләре, агрофирмалар, бүлекчәләр җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән очрашып, районда чәчү барышы турында сөйләшү, фикерләшү, үтенеч-гозерләрне тыңлау белән дәвам итте.
Башка еллардагы кебек үк, Марат Готыф улы Актаныш районының язгы кыр эшләре кампаниясендә уңышлы эшләвен билгеләп үтте.
"Сөенеп, куанып карадык чәчүлекләрне – бик тигез, матур тишелеп киләләр. Аның өстенә, шифалы яңгырлар да явып үткән. Яңгырлар игеннәрнең соңгы чәчүлекләрдә дә тишелеп чыгасына тулы ышаныч бирә. Актаныш, гомумән, игенчелек культурасының югары булуы белән аерылып тора. Күрше-тирә районнардагы көндәшләрнең сезнең арттан куып килүе Актанышка тагын да киеренкерәк бурычлар алырга мәҗбүр итә. Актанышның тәҗрибәсен без бөтен Татарстанда күрсәттек. Биредә ныклы традицияләр яшәп килә. Энгель Нәвап улы кайткач, максатлар тагын да ныгыды. Сөтчелек буенча Актаныш инде ел ахырына 200 тоннага чыгуны бурыч итеп куя. Бу – зур күрсәткеч булачак, якын-тирәдә сөтчелек белән андый дәрәҗәдә шөгыльләнүче юк. Актанышны сөт локомотивы дияргә була. Бүгенге очрашуда да хуҗалыкларның алга карап эш итүе ачык сизелә: терлекчелек яңа технологияләр, яңа төр җиһазлар белән яңарыш кичерә. Алар бу юнәлештәге субсидияләр, компенсацияләр хакында белештеләр. Район яңа сулыш, киеренкерәк максатлар белән алга омтыла. Актаныш көзге муллык белән дә сөендерер!", дип, үз фикерләрен җиткерде Марат Әхмәтов.
Министр шулай ук Актанышта урнашкан ресурс үзәктә дә булды. Ел саен районда авыл хуҗалыгы тармагына урта һөнәри белемле, квалификацияле кадрлар әзерләүче бердәнбер әлеге уку йортына Марат Готыф улының тәүге генә килүе түгел. Шуңа күрә дә ул техникумдагы уңай якка булган зур үзгәрешләрне бинага керү белән сизде.
Үзәкнең спорт,актлар залы, уку бүлмәләре, лаборатор-гамәли күнекмәләр үткәрү өчен махсус булдырылган заллары белән танышып чыкты Марат Әхмәтов. Мөгаен, министрны иң гаҗәпләндергәне әлеге техникумның 200 урынга исәпләнгән үз тулайторагы булу булгандыр. Чыннан да, биредә белем алырга килгән студентларның үзебездән генә түгел, күрше-тирә районнардан, хәтта Башкортостаннан ук булуы да күп нәрсә хакында сөйли.
"Тракторчы-машинист, авыл хуҗалыгын механикалаштыручы, гомуми туклану продукциясе технологы, хисапчы, электрик, тегүче һөнәрләре – бүген авыл хуҗалыгы юнәлешендә генә түгел, гомумән, халыкта ихтыяҗ тудырган һөнәрләр. Бирегә укырга киләләр икән – димәк техникумның материаль-техник базасы нык, уку программасы төптән уйланган, педагогик коллектив дөрес тупланган. Монда белем алу өчен бөтен шартлар да тудырылган", - диде министр.
Шушы вакыт эчендә Марат Әхмәтов спорт залында волейбол уйнаган студентларга туп чөю буенча кечкенә генә масстер-класс күрсәтергә дә өлгерде, кулинар-кондитер эшләренә өйрәтү цехында булып, кызлар пешергән өчпочмакларга да үз бәясен бирде, тукмач кисүчеләрнең эш барышы белән дә танышты, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз