news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Аксубай кырларында урыю-җыю эшләре барышы белән танышты

Делегация ашлык суктыруга керешергә әзерләнгән комбайннарның тигез сафы янына килде.

(Аксубай, 26 август, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Кичә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш визиты белән Аксубай районында булып китте, дип яза җирле басма.

Район башлыгы Камил Гилманов озатуында Марат Әхмәтов  вертолеттан кырларны карап үтте, урак барышы белән танышты. “Аксу Агро“ агрофирмасының “Үзи“ бүлеге бодай басуы белән янәшәдә урнашкан мәйданчыкта мәртәбәле кунакны инвесторлар, агрофирма җитәкчеләре каршы алды.

Делегация ашлык суктыруга керешергә әзерләнгән комбайннарның тигез сафы янына килде. Республиканың агросәнәгать комплексы җитәкчесе комбайнчылар белән аралашты, аларның эшләре белән кызыксынды.

– Урып-җыю эшләрен уңышлы тәмамлавыгызны телим! – диде министр. Игенчеләр белән истәлеккә фотога төште. Кыска очрашудан соң кыр экипажлары үз эшләрен дәвам иттеләр.

Милли киемнәрдәге кызлар республиканың авыл хуҗалыгы министрын Аксубай җирендә үстерелгән яңа уңыш оныннан пешерелгән ипидән авыз иттерделәр. Район хезмәтләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре һәм фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашуда район башлыгы Камил Гилманов районда барган урып-җыю барышы белән таныштырды, бөртеклеләрнең яртысыннан артыгы җыеп алынды дип ассызыклады.

– Быел көзге культуралар уңышы әйбәт булды, – диде ул. – Киләсе елга бөртеклеләр мәйданнарын 14 мең гектарга арттырырга планлаштырабыз. Ул шулай ук терлекчелек тармагына бәйле нәтиҗәләргә тукталды, агрофирма һәм фермер хуҗалыклары эшләре белән таныштырды.

– Районда иҗади, күтәренке мохит, – дип ассызыклады ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов. – Бу – эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча максатка юнәлешле эш нәтиҗәсе, ә игенчеләр моңа үзләреннән зур өлеш кертәләр.

Җитәкчеләр белән очрашу вакытында да шулай ук туфракны эшкәртү, культураларны үстерү технологияләрен үтәү хакында сөйләштеләр.

Район активы белән очрашуда Марат Готоф улы, сатып алу бәяләренең артуы көтелгәнгә, ашлыкны сату белән ашыкмаска киңәш итте.

– Сентябрьдә ашлыкка да, сөткә дә бәяләр артачак, – дигән фикерләре белән бүлеште министр.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән үрнәкләр буенча министрлык вәкиле шикәр чөгендере, көнбагыш, бөртекле культуралар, яшелчә үстерү буенча район игенчеләре һәм фермерлар эшенә югары бәя бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100