Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов 25 июньгә кадәр беренче кат печәнне чабып бетерү бурычын куйды
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар катнашында видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үсемлекчелек өлкәсендәге вәзгыять турында сүз алып барды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар катнашында видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Аерым алганда, министр терлек азыгы әзерләү барышында печәнне чабарга бердәм керешергә һәм 25 июньгә печәннең беренче катын чабып бетерергә кирәклеген белдерде. Министр сүзләренчә, быел кукуруз үсештә артта кала. Ул терлек азыгы балансын тулыландыруның җитди чыганагы, диелде киңәшмәдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз