news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Хөснуллин Россия Хөкүмәтендә Кырым кураторы булачак

Бу атнада Кырым башлыгы Россия вице-премьеры белән очраша.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). РФ Вице-премьеры Марат Хөснуллин Россия Хөкүмәтендә Кырым Республикасы кураторы була. Бу турыда Кырым башлыгы Сергей Аксеновка сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

«Мин Премьер-министр Михаил Мишустин белән узган атнада сөйләштем. Без аның белән Кырым Республикасы кураторы Марат Хөснуллин булачак дип килештек. Мин аның белән дә сөйләштем. Бу атнада эш планын билгеләү өчен очрашабыз», — дип сөйләгән Аксенов.

Моңа кадәр Кырым һәм Севастопольнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре белән Дмитрий Козак кураторлык итә иде. Козак яңа Хакимият составына кермәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100