news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Хөснуллин Болгарга юлларны төзекләндерә башлауны хуплады

Юлларны төзекләндерү өчен 1 млрд 600 мең сум тотылачак.

Марат Хөснуллин Болгарга юлларны төзекләндерә башлауны хуплады
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). РФ Вице-премьеры, Татарстанда Ислам кабул итүнең 1000 тулу уңаеннан үткәрелгән тантаналарның оештыру комитеты җитәкчесе Марат Хөснуллин Болгар шәһәренә бара торган юлларны төзекләндерергә рөхсәт бирде.

«Без Болгарга бара торган өч маршрутны билгеләдек. Казан — Болгар маршрутының озынлыгы 190 км, аның 23 километрына ремонт ясарга кирәк. Икенчесе — Ульяновск — Болгар. Аның озынлыгы 123 километр, тугыз километр юлны төзекләндерү сорала. Самара — Болгар трассасы 270 км, анда ундүрт чакрымга ремонт ясау зарур», — дип сөйләде Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.

Аның әйтүенчә, Болгарда да эшләр үткәрелгән, 4,8 километр юл салырга кирәк булачак. «Юлны төзекләндерү өчен 1 млрд 600 млн сум тотылачак. Проект буенча барлык документлар да бар», — дип хисап тотты ул.

Марат Хөснуллин эшләрне башлауны хуплады. «Проект эшләрен башлагыз, акча табабыз», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100