news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Хөснуллин: “2020 елга Татарстанда бер кешегә бер квадрат метр күләмендә торак төзелергә тиеш”

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының сүзләренә караганда, 2011 елдан Татарстанда торак төзелеше күләмнәренең еллык үсеше – 5, ә 2014 елдан 10 процент тәшкил итәргә тиеш

(Казан, 21 август, "Татар-информ", Сергей Семеркин). 2020 елга Татарстанда бер кешегә бер квадрат метр күләмендә торак төзелергә тиеш. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин ТР Министрлар Кабинетында торак төзү һәм файдалануга тапшыру мәсьәләләренә багышлап уздырылган киңәшмәдә әнә шулай дип белдерде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Министрның сүзләренә караганда, РФ Төбәкләр үсеше министрлыгының соңгы таләпләрен исәпкә алып, 2020 елга бер кешегә бер квадрат метр күләмендә торак төзүгә ирешеп булсын өчен, 2011 елдан башлап Татарстан Республикасында торак сафка бастыру күләмнәренең еллык үсеше – 5, ә 2014 елдан алып 10 процент тәшкил итәргә тиеш. “Бу гаять зур бурыч”, - дип белдерде Марат Хөснуллин.
Ул үзенең докладында билгеләп үткәнчә, “Торак” федераль максатчан программасы, кешеләрне тузган һәм авария хәлендәге фондтан күчерү, азкатлы төзелешне үстерү программалары буенча федераль акчалар алу әлеге шартларның үтәлешенә бәйле булачак.
Барлык муниципаль берәмлекләр дә бишьеллык торак программасы проектына үз тәкъдимнәрен кертте, районнарның күпчелеге күләмнәрне килештерде, әмма 14 муниципаль берәмлек буенча фаразланган күрсәткечләргә карата фикер каршылыклары бар.
“Торак” федераль максатчан программасын федераль бюджеттан финанслау күләме 301,7 миллиард сум тәшкил итә, шуның 29,13 миллиарды – комплексы торак төзелеше мәйданчыкларын инфраструктура объектлары белән тәэмин итү өчен. Әлеге субсидияләргә дәгъва кылу өчен республикада якындагы 5 елга республика һәм муниципаль торак төзелешен үстерү программалары эшләнергә тиеш.
Республика программасы РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы таләпләренә җавап бирүче һәм муниципаль программаларда һичшиксез булырга тиешле берничә принципиаль мәсьәләне үз эченә ала. Алар түбәндәгеләр: төзелештә административ каршылыкларны киметү, шәхси һәм азкатлы торак төзелеше өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирү процедурасын гадиләштерү, территориаль планлаштыру буенча документлар эшләү, торак төзелеш кооперативлары үсеше өчен шартлар булдыру, төзелеш материаллары сәнәгате базасын үстерү, территорияләрне комплекслы рәвештә үзләштерү проектларын гамәлгә ашыру.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100