news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Гыйбатдинов: Татар һәм башкорт халкының уртак мирасын бүләргә ярамый

Галим фикеренчә, ике тугандаш халыкның хезмәттәшлеге — дуслык үрнәге булуында.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов Башкортстан Республикасына нигез салуда катнашкан татар һәм башкорт халкының уртак мирасын бүлеп карарга ярамый дип саный. Бу фикерен ул «Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм бүгенгесе» төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә әйтте.

«Башкорт хакимияте әгъзаларының берсе — Илдар Мутин кебек, татар зыялылары, лидерлары Башкортстан Республикасына нигез салуда катнашкан. Без бу шәхесләребезне ике халыкның уртак мирасы, уртак горурлыгы дип таный идек. Кызганыч, бүгенге көндә бу уртак мирасны кыргыйларча бүлү башланды. Без моңа юл куймаска тиеш», — диде ул.

Галим Актаныш җиренең бихисап күренекле шәхесләре ике тугандаш халык файдасына эшләгән, атаклы Мутин нәселен мисал итеп китерде. «Тимер Мутин татар — башкорт хокукларын яклап, патшабикә Елизаветага петиция яза һәм, халыкны яклау нисбәтеннән, 1759 елда җанын фида кыла. Бихисап татар мөгаллимнәре, имамнары тугандаш халыкларның мәгърифәтләрен, мәдәниятләрен үстерүдә дан казанган», — диде галим.

«Ике тугандаш халык арасында проблема чыга икән, ике якка да зыян киләчәк», — диде Марат Гыйбатдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100