news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Гатин: Берничә ил «Аркадаш» сменасын үзендә үткәрү белән кызыксына

«Аркадаш» халыкара лагереның беренче сменасын Татарстанда үткәргәннән соң, берничә ил шундый сменаны үзләрендә уздырырга теләк белдергән. ТР Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Без „Аркадаш» сменасыннан соң әле һаман да күпсанлы уңай фикерләр алабыз. Һәм бу хакта партнерларыбызга да сөйлибез. Оман, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Того Республикасы һәм башка илләр бу форматка карата кызыксыну белдерде. Биредә балаларны безгә җибәрү генә түгел, ә үзләрендә дә смена үткәрү турында да сүз бара. Проектның киләсе елда да дәвам итәчәгенә ышанам», – дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.

«Аркадаш» халыкара лагере Татарстанда август ахырында – сентябрь башында узды. Анда 14 илдән 100гә якын мәктәп укучысы килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot