Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Гатин ТР Президентының Дини оешмалар белән багланышлар идарәсеннән китте
Ул 2010 елның 26 декабреннән бу вазыйфаны башкарды
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). 2012 елның 13 августында ТР Президентының Указы нигезендә Гатин Марат Илшат улы, башка эшкә күчү сәбәпле, ТР Президентының Дини оешмалар белән багланышлар идарәсе башлыгы вазыйфасыннан азат ителгән, дип бүген хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерик, Марат Гатин 2010 елның 26 декабреннән бу вазыйфаны башкарды. Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасарын тәкъдим итү булды. Ул – Марат Моратов.
Ул ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, ТР Президентының Дини оешмалар, ММЧ белән багланышлар идарәсе эшчәнлеген җитәкләр дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз